Россиянең май продукциясе җитештерүчеләре аны экспортлауны 21%ка арттырдылар

2019 елның 2 августы, җомга

Бу  хакта  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгында  министр урынбасары Оксана Лут рәислегендә  узган    киңәшмәдә  әйтелде, анда     май  индустриясен  үстерү  мәсьәләләре  каралды.  Очрашуда  катнашучылар  Россиянең азык-төлек  экспортында  әлеге  тармак  продукциясе  төп   позицияләрнең  берсе  булуын  билгеләп  үттеләр.   "АПК продукциясен экспортлау"  федераль проекты  паспорты  нигезендә   2024 елга  аны  чит  илләр  базарларына  чыгару   8,6 млрд долларга  кадәр  артачак. 

Шуны  әйтергә кирәк,  азык-төлек  товарларын  һәм  авыл  хуҗалыгы  чималын  экспортлау  структурасында  Татарстаннан иң күп өлеше  нәкъ менә  май  продукциясенә  туры  килә.    «Бу  продукция республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау  үсешендә  төп  драйвер булып  тора», – дип ассызыклады  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының азык-төлек  базарын  үстерү бүлеге  башлыгы  урынбасары     Анатолий Никитин.

Аның  сүзләренә караганда,  Министрлык  тарафыннан  2019 елда  азык-төлек  товарларын  экспортлауның фаразланучы  күләмнәре  билгеләнде.    «2019 – 2024 елларга  республикада  экспортны  үстерүнең  төбәк  программасы  паспортының фараз күрсәткечләре  нигезендә  быел  Татарстан АПК продукциясен  экспортлау  308,1 млн доллар күләмендә күздә тотыла,  шул  исәптән май  продукциясен –  232 млн доллар», – дип сөйләде  Анатолий Никитин.

АПК продукциясен  чит  илләргә  чыгаручы  аеруча  эре  компанияләр  арасында –   «Казан майэкстракцияләү заводы» АҖ,  «Нәфис-Биопродукт»  АҖ,   «Эссен продакшн АГ»  АҖ.

Элегрәк  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  хәбәр иткәнчә,  2024 елга  Татарстан  Республикасы буенча  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  экспортлауны  ике  мәртәбә  арттыру  бурычы куелган  иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International