Фермерларның көндәлек мәшәкатьләре: Чирмешән районы үрдәкләренә Самарада һәм Пензада ихтыяҗ зур

2019 елның 2 августы, җомга

Без  һәр атнада,  авылда  үз  эшләрен, гаилә  фермаларын   ачып,  аякларында  нык  торучы  һәм  яраткан  эшләре  белән  шөгыльләнүче  яшь эшкуарлар  турында  язабыз. Шундыйларның  берсе – Чирмешән районыннан Альфред Габшакиров.

Иске Котыш авылы  янындагы кайчандыр  бушап  калган  дуңгызчылык  фермасында  Альфред Габшакиров тырышлыгы,  аның  хезмәтне  яратуы  нәтиҗәсендә  бүген  анда  казлар  һәм үрдәкләр яши. 

Ферма хуҗасы   Альфред Габшакиров үз бизнесының  башында  ук, әлбәттә, әти-әнисе булышлыгы  белән,  районда  бик  тиз  танылып  өлгергән  иде.  Аның  хуҗалыгында   50 меңләп  каз-үрдәк, мулард  яши.   Алардан  кош-кортны  күпләп  алып  китүчеләр  дә  бар,  мәс.,  Апас районыннан  бер  айлык 1000 баш  мулард алып киткәннәр.  

Бүген  Иске Һади авылында  яшәүче    Альфред алты  елга  якын   Әлмәттә эшләгән.  Гаилә корып,  хатыны  белән  ул туган  авылына  кайта.  Хәзер алар  Чирмешәндә  йорт торгызалар.  

«Безнең кош-кортка    Башкортостаннан, Әлмәттән, Самарадан,  хәтта  Пенза  өлкәсеннән  дә  заказлар  килә,   - дип сөйли яшь эшкуар. – Ә бүген үзебез 5 мең  башка якын  үрдәк  бәбкәләре көтәбез. Ике  корпуста    2 мең  баштан  артык  мулард һәм каз яши. Аларны  без бары тик сыйфатлы  катнаш азык  белән  генә  тукландырабыз.  Яхшы  үсәләр,  үлмиләр диярлек.    Көндез,  көн яхшы  булганда,  иркен  ишек  алдына  чыгарабыз».

Габшакировлар – хезмәт сөючән,  максатка омтылышлы  кешеләр, алар  барлык  эшләрне  дә  диярлек  үзләре  башкаралар.   Фермада  аларга  бары тик  бер  ялланган  эшче  булыша.  Гаиләнең  киләчәккә планнары  да  бар,  алар арасында,  әлбәттә,  ферманы  ремонтлау  һәм   модернизацияләү.

Белешмә  өчен:

Мулард үрдәкләре дигәндә, алар  мускус силәзәннәре  белән  пекин үрдәкләре кушылмасыннан барлыкка килгән  гибридлар.    Пекин токымыннан  тыш,      шулай  ук  руан, хаки, украин һәм хәтта токымсыз,  җирле  үрдәкләрне дә  кулланырга  мөмкин.    Мулард чыгару  җиңел  эш  түгел.    Әмма мәсьәлә авыр  булган саен кызыклырак ул.  Бәбкә  мулард-үрдәкләр бик матурлар.   Аларның  мамык-каурыйлары  да  бик  төрле: башлары һәм койрык  очлары сары  төстә, кара  төрткеләр белән,  ә корсакка таба  аксыл  төскә  керәләр. Мулард үрдәкләр бик  тиз  үсәләр һәм  итләренең  тәме  дә  бик  тәмле  була.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International