Татарстанда 6 августтан 19 августка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашалар.
Семинар-киңәшмәләр кысаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар санын саклап калу, авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Беренче зона семинар-киңәшмәсе 6 августта Теләче муниципаль районында уза һәм Илкүләм проект кысаларында «Агростартап» программасын гамәлгә кертү белән тәмамланачак. Чарада Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Саба муниципаль районнары катнаша.
8 августта семинар Аксубай муниципаль районында уза. Биредә катнашуга Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән, Чистай һәм Спас районнары чакырыла.
13 августта чара Зеленодольск муниципаль районында узачак. Биредә Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары катнаша.
19 августта семинар Чаллы шәһәрендә узачак, чарада Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай һәм Ютазы районнары катнаша.