Шимбә көнне, 9 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы, бигрәк тә өлкәнрәк яшьтәгеләр, һәрвакыт көтеп ала һәм алар зур социаль әһмияткә ия. Шуңа күрә ярминкәләр уздыру мәсьәләләре буенча “Кайнар телефон линиясе” ачу турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан карар кабул ителде.
Искәртеп узабыз, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдән эшли башлады һәм алар Яңа елга кадәр атна саен булачак. Һәр мәйданчыкка китерелә торган продукция ассортименты сатып алучыларның ихтыяҗын истә тотып булдырыла. Шәһәр халкы үзләренә кирәк продукцияне ярминкә мәйданчыкларында ук хәбәр итә алалар, моның өчен махсус әрҗәләр куелган яисә “Кайнар линия”гә чыгарга мөмкин.
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай ук ярминкәләр уза торган мәйданчыкларның адресларын, продукция ассортиментын белешергә, теләкләр һәм искәрмәләр калдырырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казан ярминкәләренә шәхсән үзләре тикшерергә чыга.