Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авылда яшь белгечләргә ярдәм итү өчен чаралар комплексы гамәлгә ашырыла

2019 елның 8 ноябре, җомга

Авылга  эшкә килүче  яшь белгечләр   өчен  150  меңнән 300 мең  сумга  кадәр    «подъемные» һәм  беренче  эш елы  дәвамында  төп  хезмәт хакына  хезмәт  өчен  минималь  түләү  күләмендә  өстәмә  түләү бирелә.  Бу  максатлар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  агымдагы  елга   70 млн сум  каралган. Бу  хакта    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  матбугат конференциясендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Марсель Мәхмүтов сөйләде. Яшь фермерлар  шулай  ук  үз бизнес-проектларын  гамәлгә ашыруга  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантларын  алырга  мөмкин, мәсәлән,  бүген «Агростартап»   конкурсы буенча    сертификатлар  тапшырылды.  Яңа  эш  башлаучы  103  фермер быел  ук  үз  проектларын  гамәлгә ашыра  алалар.   

Моннан  тыш,  “АПКның  иң  яхшы  хезмәткәре” конкурсы  кысаларында   бүләкләү  өчен    10 млн сум  каралган.  Иң  яхшы  белгечләр  100әр  мең  сум  күләмендә  премия  алачаклар.   Конкурста  катнашу  өчен  бу  елның  20  ноябренә  кадәр  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  гариза  һәм  тиешле  документларны  тапшырырга  кирәк.      Тулырак  мәгълүмат  алу  өчен    8 (843)221-76-69 телефоны  аша  мөрәҗәгать  итәргә  мөмкин. 

 Марсель Мәхмүтов тагын  укуларын  тәмамлаганнан  соң  авыл  җирлегенә эшкә  кайтырга  теләүчеләр  өчен  мәгълүмат бирде.   Бу  очрак  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан   уку йортларында   махсус  урыннар  каралган,   андый  урынга  эләгү  өчен  үз  районыңда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк.   Бу  югары  белем  алу  мөмкинлеге  генә  түгел,    ә эшкә урнашуга  гарантия  дә,  уку йортларын  тәмамлаучылар  өчен  бу  аеруча  мөһим.  Моннан  тыш,    2014 елдан «Программа 50/50» максатчан  әзерләү  механизмы  эшли башлады,   студент авыл  хуҗалыгы предприятиесе   стипендиаты  була.    Программаның  асылы  шунда,   студент шактый  зур  стипендия  ала  – 10 мең  сум күләмендә, аның  5 меңе агросәнәгать комплексын  кадрлар  белән  тәэмин  итү буенча  дәүләт ярдәме  чаралары  кысаларында  республика бюджетыннан  түләнә,  ә  5  меңен  студент  эшкә кайта  торган  авыл  хуҗалыгы  предприятиесе  түли.   

Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсе  рәисе    Диләрә  “Һөнәре  буенча иң яхшы” конкурсы  турында  сөйләде, ул  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  һәм  аграр белгечлегенә   укучы    студентлар  арасында  булачак һәм    22-23 ноябрьдә  узачак.  Конкурста  катнашуга  гаризалар  алу    15 ноябрьгә кадәр озайтылды. 

Конкурс призерлары   һәр  номинациядә  1 – 3 урыннар  өчен  10, 8 һәм 6 мең  сум алачаклар.   Җиңүчеләр  шулай  ук  Германиягә  һөнәри стажировкага  бару  мөмкинлеген  алачаклар. Студентлар  өчен  махсус  призлар каралган,  болар:   телевизорлар, планшетлар һәм  микродулкынлы  мичләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International