Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре буенча “Кайнар линия” ачты

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

 Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен шәһәр халкы,  бигрәк  тә өлкәнрәк  яшьтәгеләр,  һәрвакыт  көтеп ала һәм  алар  зур  социаль  әһмияткә  ия.     Шуңа  күрә ярминкәләр уздыру  мәсьәләләре  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан   “Кайнар телефон линиясе” ачу  турында  карар кабул  ителде.  

Искәртеп узабыз,  14  сентябрьдән  башлап  республика  халкы  өчен   авыл  хуҗалыгы ярминкәләре   эшли,   аларда  арзанрак  бәяләрдән  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән   ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле  сөт, сыр, май,  йомырка, яшелчәләр, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  алырга  мөмкин.     

Һәр ярминкә  мәйданчыгындагы  продукция  ассортименты аерым  үзенчәлеккә ия  һәм ул   сатып  алучыларның  ихтыяҗын  истә  тотып  булдырыла.   Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар,  моның  өчен     махсус әрҗәләр   куелган яисә  “Кайнар  линия”гә   чыгарга  мөмкин.      

 «Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай  ук  ярминкәләр  уза  торган  мәйданчыкларның  адресларын,  продукция ассортиментын  белешергә,   теләкләр  һәм искәрмәләр  калдырырга  мөмкин.

Авыл  хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыннары белән    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының рәсми сайтында да  танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International