Марат Җәббаров Татарстанның Биектау районында “Элита” Баш нәсел предприятиесенең эшчәнлеге белән танышты

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстанның  Биектау  районында  “Элита” Баш  нәсел  предприятиесенең  эшчәнлеге  белән  танышты.      Министр белән  бергә  «Элита» Баш  нәсел  предприятиесе АҖ  генераль  директоры  Фәннур Зарипов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе башлыгы    Ришат Зарипов, шулай  ук  башка  җаваплы  затлар  йөрде. 

Предприятиенең  тарихы   1977 елдан  башлана һәм  нәсел  үрчетүче  үгезләр  орлыгын  җитештерү  һәм сату  буенча  Россиядә иң  эреләрдән  санала.  Бу  хакта  компания  директоры   Фәннур Зарипов сөйләде.

 Предприятиенең  төп  бурычы  – аеруча югары  бәяләнә  торган  үгезләрдән файдаланып,  ясалма  орлыкландыру  ысулларын  гамәлгә кертү  юллары  белән  эре  мөгезле  терлекнең  продуктив  сыйфатларын  яхшырту.    Уникаль методика  һәм  заманча  җайланмалар  иң  яхшы  күрсәткечләргә ия  булган  үгезләр  сайлап  алырга  ярдәм  итә.     

Марат Җәббаров иң яхшы  токымлы  терлекләрне  тоту  шартлары,  предприятиенең  матди-техник  базасы һәм   лабораториянең  эше  белән  танышты. Иммуногенетик  экспертиза  һәм   сөт  сыйфатына   селекция    контроле  лабораториясе  бер  үк  вакытта  берничә  анализ  ясый  торган  системага  көйләнгән:    мәс., биредә майлылык,  аксым,   казеин, лактоза, коры  калдык, сидек,   pH, кетоз скринингы һәм   соматик  күзәнәкләр  саны тикшерелә, бер  сәгатьтә   400 проба алына; эшкәртелмәгән  сөт  сыйфатын  бәяләү анализаторы   майлылык, аксым, лактоза һәм коры  матдә өлешен үлчәү  өчен  билгеләнгән.  

Очрашу  йомгаклары  буенча  эшче  киңәшмә  узды,  анда  предприятиенең  киләчәккә  планнары һәм  мөмкин булган  үсеш  нокталары  турында  фикер алыштылар.   2020 елга предприятие эшендә   түбәндәге  төп  бурычлар  билгеләнде: продукция сату  күләмнәрен  арттырырга,   экспорт  базарына  чыгарга, эмбриональ үзәк  төзергә һәм  үзенең  элиталы  үгезләрен  булдырырга,    азыкның  туклыклылыгын  билгеләү  буенча    лаборатория  төзергә,    сөт  һәм  кан тикшерү  күләмнәрен  арттырырга,  эре  мөгезле  терлекләрне  генетикалау  эшне  дәвам  итәргә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International