Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда, кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә армый-талмый эшләүче барлык кешеләрне бәйрәм белән котлады. «Сезнең авыр һәм бик тә мөһим хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүендә тотрыклы үсеш күзәтелә һәм сезнең фидакарь хезмәтегез республика иминлегенең һәм аның үсешенең нигезен тәшкил итә», - дип, ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләре буенча, республиканың агросәнәгать комплексы – икътисадның динамикалы үсештә булган һәм актив рәвештә инвестицияләр җәлеп итүче секторы. «Татарстанда уннарча терлекчелек объектлары, ашлык амбарлары, элеваторлар, теплица комплекслары төзү һәм аларны модернизацияләү дәвам итә. быел гына да бу проектларга 15 млрд. сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителде», – дип ассызыклады ул.
7 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кырым Республикасы авыл хуҗалыгы министры Андрей Рюмшин белән очрашты.
11 октябрьдә «Авыл. Үсеш территориясе» Гомумроссия халык фронты (ОНФ) проектының 10 төбәк командасы үз территорияләрендә тормышка ашырган уникаль бизнес-эшләнмәләр проектларын тәкъдим итәчәкләр. Форумны Россия авыл яшьләре берлеге оештыра, ул Мәскәүдә “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында үтә.
8 октябрьдә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хеәмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүе узачак.
5 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Лениногорск районында милли спорт төре - татар атларында менге көрәш - “Аударыш” буенча I нче Татарстан чемпионаты узды. Чара "Алмакай" (Югары Каран авылы янында) ат йорты территориясендә узды. Ярышларда Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан көрәшчеләр катнашты.
9 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Татарстан Мәскәүдә тагын “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә катнашачак. Республика үз стендында Татарстанда үстерелгән һәм җитештерелгән экологик чиста, натураль продукция күрсәтәчәк.
10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.
Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Мәйданчыкларда шулай ук авыл кешеләренә дә, шәһәр кешеләренә ошый торган автолавкалар да бар иде.
Техник культураларны җыюның барышы һәм туфракны көзге эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.