Район хәбәрләре: Лаеш районында иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Узган  атнада  Лаеш районында  “Иң яхшы  комбайнчы – 2019” республика конкурсында  җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Чарада    район башлыгы   Илдус Зарипов катнашты.  Ул Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  исеменнән комбайнчыларга   60 һәм 35 мең  сум  күләмендәге  премияләрне  һәм “Кама” спорт-йөзү  комплексына  абонементлар тапшырды.    

Лаеш районының иң яхшы  комбайнчылары  булып  түбәндәгеләр  танылды:   Илнар Хәсәнов («Нармонка» ҖЧҖ), Михаил Воронцов («Хәерби» ҖЧҖ); Рамель Хәлиуллин («Хәерби» ҖЧҖ); Рәис Вафин («Хәерби» ҖЧҖ); Айрат Әхмәтшин («Сәетов» КФХ); Алексей Капитонов («Сәетов» КФХ); Айнар Вәлиуллин («Сәетов» КФХ).

Шуны  искәртеп  узабыз, июль  аенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  “Иң яхшы  комбайнчы - 2019” республика конкурс  игълан ителгән иде, ул  комбайнчы һөнәренең  абруен күтәрү һәм аны  популярлаштыру, урып-җыю эшләрен  оператив  һәм сыйфатлы  башкаруны,  шулай  ук  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында  урып-җыю  техникасын  паркыннан  нәтиҗәле   файдалануны  тәэмин  итү  максатларында  ел саен уздырыла.    

Конкурста  барысы   1464 АПК хезмәткәре  катнашты:  1307 комбайнчы  - бөртекле  культуралар суктыруда  эшләүчеләр һәм  157 механизатор – бөртекле  культуралар чаптыруда  эшләүчеләр.  Татарстан  буенча  барлыгы  500 белгеч  конкурста   җиңүчеләр  булып  танылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International