Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча зона штаб утырышлары дәвам итә

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә  Аксубай  районында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  инженер-техник  сәясәт буенча  урынбасары     Тәлгать  Таһирҗанов катнашында    авыл  хуҗалыгы  техникасын  ремонтлау  һәм 2020 елгы  язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү  буенча  зона  штабы  узды.  

Утырышта Аксубай, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Яңа  Чишмә, Балык  Бистәсе, Спас,  Чирмешән һәм Чистай районнарының авыл  хуҗалыгы идарәләре  башлыклары һәм  механикалаштыру  буенча  белгечләре, авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  җитәкчеләре  һәм    инженер-техник хезмәткәрләре  авыл  хуҗалыгы техникасын ремонтлауның  торышы  һәм  язгы  кыр  эшләренә әзерләнүнең  барышы  турында  сөйләделәр.   Запас частьләр белән тәэмин ителеш, бигрәк  тә чит  ил  техникасы  өчен,  механизаторларның һәм ремонтлаучы  персоналның хезмәт шартлары, авыл  хуҗалыгы машиналарын  ремонтлау графиклары,  хезмәт хаклары  турындагы  мәсьәләләр  буенча  фикер алыштылар.  

Министрлыкның АПКны    инженер-техник  тәэмин  итү  бүлеге  белгечләре  алдан  районнарның  хуҗалыкларын  карап  чыкканнар  иде, чыгышлар  барышында    фотоматериаллар каралды, хуҗалыкларда  техниканы  төзекләндерүнең  барышы, машина-трактор  паркларының  торышы  турында    аналитк  белешмәләр  каралды.  

Аннары  утырышта  катнашучылар  “Аксу-Агро” АФ” ҖЧҖендә машина-трактор паркында  булдылар,  анда  ремонт эшләренең  барышы  белән  таныштылар.    

Чара  кысаларында  шулай  ук  Аксубай  районында “Иң яхшы  комбайнчы” республика конкурсында  җиңеп  чыккан  сигез  комбайнчыга  премияләр  тапшырдылар.  

Килештерелгән график буенча  штаблар  утырышлары түбәндәгечә  узачак:    

- 5 декабрьдә  Арча  районында;

- 10 декабрьдә  Югары  Ослан  районында;

- 12 декабрьдә Алабуга  районында.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International