Россия АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты тарафыннан “Иң яхшы күмәк шартнамә” конкурсына йомгаклар ясалды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

“Майский” ТК” ҖЧҖ “Иң яхшы  күмәк  шартнамә” VIII Республика конкурсында  иң  яхшы  оешма  дип  танылды.    Конкурс Татарстан  Һөнәр берлекләре    федерациясе тарафыннан  ике  елга  бер  мәртәбә  үткәрелә.  Ул  социаль партнерлыкны  үстерү рәвешләрен  камилләштерү,  хезмәткәрләрнең  хезмәткә  хокукларын  һәм  законлы  мәнфәгатьләрен  яклауда  күмәк  шартнамәнең  ролен   арттыру   максатында  башкарыла.  

Россия  Федерациясе  АПК хезмәткәрләре һөнәр  берлегенең Татарстан  республика комитеты рәисе    Фәридә Гарифуллина   комбинатның Росия  теплица  предприятиеләре арасында  иң  эреләренең  берсе булуын,  елга  4200 тоннадан  артык   яшелчә  җитештерүен  билгеләп  үтте.   «Майский»да  бер  меңнән артык  кеше  эшли,  алар  көн  саен  татарстанлыларны  һәм  эре  федераль үзәкләрне  сыйфатлы  яшелчә  белән  тәэмин  итәләр.  

«Предприятиенең эше  кешеләр – хезмәт  коллективы алдындагы җаваплылык     традициясенә  нигезләнә. «Хезмәт кешесе иминлеге  өчен» принцибы    генераль  директор  Илшат Ганиев эшчәнлегенең  төп  нигезен  тәшкил  итә.  Аның  җитәкчелегендә предприятие һәр хезмәткәрнең  иминлеген кайгыртып  яши», - дип  аңлатты  Фәридә Гарифуллина.

Предприятиедә  торак  шартларын  яхшыртуга мохтаҗ хезмәткәрләрне  торак  белән  тәэмин  итү  буенча  уникаль  проект гамәлгә ашырыла.    Моннан  биш  ел элек  башланган  төзелеш  100% диярлек хезмәткәрләрнең  торакка, ялга,  спортка, балаларны  балалар бакчасына  һәм  ясли төркемнәренә  урнаштыруга   булган  ихтыяҗын  хәл  итәргә   ярдәм  итте.   

Бүген   «Майский» торак комплексы иң югары  Европа торак комплексы,   инфраструктурасы   стандартларына  туры  килә,   биредә 5420 кв. метр мәйданда  ачык һәм ябык  типтагы  уен мәйданчыклары  белән  спорт комплексы  эшли,    ял  итү  өчен  амфитеатрлы һәм   ялтыравык  утлар  белән    фонтаны  булган  сквер бар, һәр йорт  тирәсендә  балалар мәйданчыгы, велопарклар  бар.    

«Дүрт сезон концепциясенә” нигезләнгән  заманча   ландшафт  архитектурасы гаҗәпкә  калдыра, монда  өч  меңнән артык  төрдә агач-куак утыртылган, алар  үзләренең матурлыгы  белән  торак  комплексын  бизиләр. Торак  комплексында  йортлар  төзү  дәвам  итә, ел ахырында 73  фатирлы   тагын  бер  күпкатлы  торак  йорт файдалануга  тапшырылача», - дип  сөйләде  АПК хезмәткәрләренең  һөнәр  берлеге  комитеты  рәисе.

Комбинатның  һөнәр  берлеге   комитеты  күмәк  шартнамә төзүнең  инициаторы. Шартнамәдә  хезмәткәрләрнең  җитештерүне үстерүгә кызыксынучанлыгын  арттыруга һәм продукциянең  конкуренциягә сәләтен  күтәрүгә стимул  бирә  торган  социаль    программа карала.  

 Предприятиедә  айлык  хезмә хакы  ел  саен  артып  бара.  2018 елда  хезмәткәрләрнең  айлык  хезмәт   48208 сум  иде,  бу  республика буенча    тармак  хезмәткәрләренең  айлык  хезмәт хакыннан  ике  мәртәбә  күбрәк.  

Хезмәтне  саклауга  игътибар бирү һәм хезмәткәрләрнең  сәламәтлеген  кайгырту   беренче  урында  тора.    2018 елда  хезмәтне саклау  буенча  чаралар планын  үтәүгә    33 млн сумнан  артык  акча  тотылган. 

Моннан  тыш,  хезмәткәрләргә  ашханәдә туклану  өчен көнгә  100  сум  исәбеннән  акча бүлеп  бирелә,  теплицаларда  эшнең  бик  кызган  вакытларында  ике  мәртәбә  бушлай  тукландыру  оештырыла.   Бу  максатлар  өчен   2018 елда   6 млн сумнан  артык  акча  тотылган. 

2018 елда   шифаханәгә 3 280 104 сумга  121 юллама алынган,  шул  исәптән  710 655 сумга  36 юллама    Кырым пансионатларына  алынган.  

Бирендә   пенсионерлар турында  кайгыртуны  да  онытмыйлар. Комбинатның  эллекк хезмәткәрләренә  бушлай  яшелчәләр  бирелә.    2018  елда  моның  өчен   8 млн сумнан  артык  акча  тоиылган.  «Майский» комбинатында теплицаларда  15 елдан  артык  эшләгән   пенсионерларга (мастерлар–яшелчәчеләр, тикшренүчеләр, операторлар) ай  саен  4000 сум  күләмендә  түләүләр  бирелде.    Бу  максатлар  өчен   1,7 млн сум тотылган.   «Майский» ТК” ҖЧҖендә эшләгәндә бүләкләнгән пенсионерларга,   лаеклы  ялга  китү сәбәпле  эштән киткәндә,  ай  саен  пенсиягә  комбинат  исәбеннән  премияләр  бирелә,  бу  максатлар өчен  2018 елда   2,2 млн сум акча  тотылган. 

Белгечләрнең  югары  һөнәри дәрәҗәсе  студент елларыннан  ук  башлана һәм  хезмәткәрләрне  предприятиедә  укыту,  шулай  ук  белгечләрнең квалификациясен  күтәрү курсларын узу  юлы   белән дәвам  итә.   

«Шунысы  да  игътибарга  лаек, предприятиедә ул  оешканнан  бирле  башлангыч  һөнәр оешмасы  берлеге  эшли,  барлык  хезмәткәрләр  дә  һөнәр  берлеге  әгъзалары,  шул  исәптән  белгечләр дә,  җитәкчеләр  дә.     Хезмәткәрләр  оешманың кайгыртучанлыгын  һәм реаль  ярдәмен югары  бәялиләр», - дип,  билгеләп  үтте   Фәридә Гарифуллина.

Һөнәр берлеге  рәисе  аңлатуынча, предприятиедә күмәклекнең, үзара  ярдәм  итешүнең һәм ихтирам күрсәтүнең  тотрыклы   традицияләре  яши,  бу  генераль  директорның  һәм  һөнәр берлеге  комитетының икътисадый һәм  социаль үсеш  бурычларын  хәл иткәндә  социаль партнерлык принципларында  аңлаешлы  үзара  хезмәттәшлегенә нигезләнә.   Ә нәтиҗәдә – эшчеләр  коллективында  татулык һәм  бердәмлек,  үз  предприятиенең  өчен  уртак  җаваплылык.       

 «Майский» теплица   комбинатында хезмәт кешесенә игътибар  һәм ихтирам гарантияләнүгә,  предприятиенең  тотрыклы  булуына һәм аның  уңышлы  киләчәгенә  ышанып  эшлиләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International