Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген JFR Co. Ltd (Япония) һәм Syngen Biotech компанияләре җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узды. Анда JFR Co. Ltd компаниясен гамәлгә куючы, аның төп башкарма директоры Хироши Миязаки, директор по развитию JFR Co. Ltd компаниясен үстерү буенча директор Нобумитсу Акай, JFR Co. Ltd компаниясенең Россиядәге иярчен компаниясенең башкарма директоры Руслан Наумов һәм башкалар бар иде.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов аларга Россиянең алга киткән төбәге буларак Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында Япония белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук күп еллар инде төрле өлкәләрдә республиканың Япония белән уңышлы хезмәттәшлек итүе турында искә төшерде. Мәсәлән, күп кенә япон компанияләренең технологияләре һәм капиталлары Татарстанда нефть химиясе җитештерүләрен төзегәндә, сәламәтлекне саклауны һәм авыл хуҗалыгын, республиканың мәгълүматлаштыру тармагын үстерүдә кулланылды.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук, «Джей Эф Ар» (JFR Co. Ltd) – халыкара биотехнологик компания, дип билгеләп үтте, аның төп компетенцияләре арасында хайваннар һәм кешеләр өчен пробиотиклар эшләү һәм җитештерү, терлекчелек биналарыннан агып чыгучы суларны чистарту буенча системалар җитештерү, югары протеинлы терлек азыгының эшкәртелүен арттыру технологияләрен эшләү һәм башкалар.
Шуны әйтергә кирәк, бу елда япон компанияләренең безнең республикага өченче мәртәбә килүләре инде. Узган килүләрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан белән Япониянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышканнар иде, КФУ белән хезмәттәшлек турында меморандум төзелде, моннан тыш, «Джей Эф Ар» Казанда Россиянең беренче офисын ачачак.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, компаниянең продукция җитештерү өчен Татарстанны күздә тотуы аеруча мөһим. «Безнең республикада үзегезнең продукцияне җитештерү өчен мәйданчыклар җитәрлек, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең “Алабуга” ирекле икътисадый зонасы, аның инфраструктурасы һәм булган преференцияләре белән кызыксынуыгызны миңа җиткерделәр. Без кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер».