25 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, Агрохимия хезмәтләре, Дәүләт сорт комиссияләре башлыклары һәм белгечләре, инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында республика агрономнары өчен киңәшмә узды.
Бу атнада Олы Кайбыч авылында Кайбыч районы авыл хуҗалыгы алдынгылары Слеты узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдинг компаниясе” АҖенең АПК буенча Департаменты директоры Эдуард Хөсәенов, шулай ук 130дан артык хезмәт алдынгылары - терлекчеләр, игенчеләр, хезмәт ветераннары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре - 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Яңа ел алдыннан Арча районында аграр тармак алдынгыларын котлауга багышланган «Арча батырларын данлый» чарасы узды, фойеда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХлар һәм кооперативлар продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
Татарстанда быел авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фаразлары буенча, 2018 елдагыдан 3,6%ка артыграк. Бу хакта 24 декабрьдә республиканың ММЧ вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
23 декабрьдә Лениногорск районында Авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды, анда 2019 ел уңышын урып-җыюда алдынгылар рәтенә чыгучыларны бүләкләделәр, алар тырышлыгы белән районда 82 мең тонна ашлык суктырылган, 50 мең тонна шикәр чөгендере, 3 мең тоннадан артык бәрәңге җыелган.
23 декабрьдә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан эшкуаралры белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре техниканы газ-мотор ягулыгына күчерәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
Республиканың сөтчелек тармагы алдагы елларга үсеш ноктасы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр шактый күп. Мәсәлән, узган атнада Арча районында «Яңа эш башлаучы фермер» һәм «Гаилә терлекчелек фермалары» программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына төзелгән 4 ферма бер үк вакытта ачылды.