ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

2020  елгы  язгы  кыр  эшләренә  әзерлек  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары  ассоциациясенең   ХX съезды  узды.  Аның  эшендә    Россиянең  Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы     кооперативлары  ассоциациясе (АККОР) Президенты    Владимир Плотников, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  урынбасары    Марат  Әхмәтов, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров, республиканың  барлык  районнар  делегатлар  һәм башка затлар  катнашты.  

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Фермер ассоциациясенең ХX съезды  кысаларында «Гаилә  фермер  династияләре» республика конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләделәр.     Конкурста  катнашкан   Татарстанның 12   крестьян  (фермер) хуҗалыгыннан    5 КФХ 100 мең  сум  күләмендә  премияләр  алдылар.  Алар арасында  Арча, Буа (2 вәкил), Кама Тамагы һәм Чистай  районнарыннан      фермер  династияләре  бар.  

23 гыйнварда  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат Хатуов үзебезнең генетик   ресурслар базасы һәм аны  үстерү  планнары  буенча     видеоконференция режимында   киңәшмә уздырды.   Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров,    министр урынбасары  Ленар Гарипов,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе  башлыгы    Ришат Зарипов һәм Татарстанның нәсел  хуҗалыклары  җитәкчеләре  катнашты.  


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

23 гыйнварда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында «Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге Татарстан  Республикасы Идарәсенең һәм Татарстан  Республикасы Дәүләт ветеринария  хезмәтенең 2019  елдагы  эшенә  йомгаклар һәм 2020 елга  өстенлекле бурычлар” темасына киңәйтелгән  утырыш  узды.   

Тәҗрибә алмашу  максатларында  Татарстан  Республикасы Арча муниципаль районы   делегациясе эшлекле  сәфәр  белән    Ленинград өлкәсенә  килде.   Эшлекле  сәфәр    программасына  Ленинград өлкәсенең  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре җитәкчеләре  белән  очрашу  кертелгән.  

21 гыйнварда  Россия  Федерациясе   Президенты   Владимир Путин Россия  Федерациясе  Азык-төлек  иминлеге доктринасын яңа редакциядә  раслау  турындагы  указга  кул  куйды.   Документның элеккеге  версиясе  2010 елда   гамәлгә кергән иде.    


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,   2019 елда  Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан үсемлекләрне яклау  чараларыннан  бушаган   25,9 тоннадан  артык  канистр һәм 14,8 тоннадан  артык   биг-беглар  кабат  эшкәртүгә  җибәрелде, бу  узган  елдагыдан  3 мәртәбә  диярлек  күбрәк.   Бу  процесста    Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Әтнә, Алабуга, Биектау, Баулы, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш, Чирмешән районнары  активлык  күрсәтте. 

21 гыйнварда Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат Хатуов    селектор  киңәшмәсе  үткәрде,  ул  Россиядә  соя  җитештерүне арттыру  мәсьәләләренә багышланган иде.    Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов,   «Госсортокомиссия» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы,    «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы,   Россия  фәннәр академиясенең Казан  фәнни үзгенең аерымланган структур җүлекчәче – Татарстан авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) вәкилләре,   Казан  аграр  университеты  галимнәре  катнашты. 


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 10 февраленнән   20 февраленә  кадәр  “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә  һөнәри белем  бирү” ФДБМУ    “Татарстан  Республикасының аквакультура  һәм  умартачылык  идарәсе” ДБУ белән  берлектә  «Умартачылыкны  үстерүнең  нәтиҗәлелеген күтәрү»  программасы  буенча  укулар  уздыра.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International