Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Игенчеләр сарае каршындагы скверны тәртипкә китерделәр

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, тырма һәм көрәкләр тотып, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданны чүп-чардан арындырырга чыктылар.

Әлеге чарада яшьләр генә түгел, ә өлкәнрәк яшьтәге тәҗрибәле хезмәткәрләр дә чыкты. Эшләрне, бергәләшеп, оешкан төстә башкардылар. Бу инде аларның эштә хезмәткәрләр генә түгел, ә теләсә кайсы вакытта бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер торучы дус һәм тату коллектив булуын күрсәтте.

«Һава торышы гына бик әйбәт булмады, салкын җил, яңгыр да яугалап китте. Ә бу исә, бер яктан, эштә активрак булуны таләп итә. Эшсез басып торсаң – туңасың, – дип, бертавыштан әйтәләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, – ә менә саф һавада актив эшләп алуның иммунитет өчен файдасы ни тора!».

Кызлар әйләнә-тирә мохиткә һәм шәһәр экологиясенә үзләреннән файдалы өлеш кертүләре белән горурланалар. «Татарстанның табигате бик матур. Башкалабыз халкы һәм кунаклары шәһәребезнең чүп-чарсыз табигате белән гозурлансыннар», – диләр алар.

Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре, бергәләшеп, Игенчеләр сарае каршындагы скверны чистарттылар һәм матурладылар, шулай ук Министрлык тирәсендәге территорияне тәртипкә китерделәр, моның белән алар үзләре яши торган шәһәрнең табигатенә һәм чисталыгына ни дәрәҗәдә җаваплы һәм сакчыл мөнәсәбәттә булуларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International