Марат Җәббаров:Чистай районы аграрийлары чәчү кампаниясен оешкан төстә алып баралар

2021 елның 15 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чистай районында булды.

Эш сәфәренең төп максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.

Ул район башлыгы Дмитрий Иванов озатуында кырларны карап чыкты һәм уҗымнарның сыйфатына аерым игътибар бирде.

Чистайга килүгә Марат Җәббаров авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар белән очрашты, анда ул районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.

Чәчү эшләре барышы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Үз чыгышында ул районда чәчү кампаниясенең ахырына якынлашуын билгеләп үтте. Планлаштырылган мәйданнарның 90 проценты диярлек чәчелгән инде.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бу ел район өчен аеруча уңайлы. Элек биредә эшләгән эре инвесторларның берсе соңгы вакытта бик җитди активлашып киткән:үзгәрешләр техникага, орлыкларга, технологияләргә кагыла. Чистай җирләре иң яхшылардан санала, шуңа да өстәп, биредә ашламалар, сыйфатлы орлык материалы әзерләү һәм башка юнәлешләр буенча да эш яхшы оештырылган.

Очрашу барышында министр төбәктә урнашкан аномаль эсселек буенча үзенең борчылуын белдерде.

"Аномаль эсселек безне нык сагайта һәм куркыта. Басуларда эшләр тукталмый, туфракта дым бар әле. Әмма корылыклы һәм җилле һава торышы озак дәвам итсә, бу шытымнарга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Һава торышы бездән тормый һәм без аның ничек булачагын без алдан әйтә алмыйбыз. Хәзер без хуҗалыклар белән чәчүлекләрне иминләштерү мәсьәләләре буенча эш алып барабыз. Якын арада яңгырлар явар дип тә өметләнәбез. Ә бүгенге көндә вәзгыять киеренке кала", - диде ул.

Очрашу ахырында вице-премьер авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде һәм хуҗалыклар җитәкчеләренең, белгечләренең, авыл җирлекләре башлыкларының сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International