Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен төп банк – Россельхозбанк – яңа – «Фермер бизнес-картасы» продуктын эшләгән. Аны эшкуарлар Своё Фермерство («Үз Фермерлыгым») сайтында яисә банк бүлекчәләрендә рәсмиләштерә алалар.
Фермерның Бизнес-картасы Россия базарында агросәнәгать комплексы эшкуарлары өчен булдырылган беренче шундый продукт булды. Мондый карталар әлегә чит илләрдә генә кулланыла иде.
Бизнес-карта фермерларга сатып алу процессын оптимальләштерергә һәм «Үз Фермерлыгым» платформасы сатучыларының товарларына ташламалар алырга мөмкинлек бирәчәк, бу бигрәк тә кыр эшләре сезонында актуаль. Россельхозбанк клиентлары шулай ук BENZUBER кушымтасында Visa һәм Mastercard Бизнес-картасы буенча 7000 автомобиль ягулыгын салу станциясендә (АЗСларда), машинадан чыкмыйча гына, ягулык өчен түли алачаклар.
Стандарт шартлардан тыш, “Фермер бизнес-картасы” аңа ия булучыларга шактый күп өстәмә ташламалар һәм өстенлекләр бирә. Мәсәлән, апрельдән башлап эшкуарларга Visa Business РСХБ бизнес-картасы буенча “BENZUBER” онлайн-сервисы аша 7000 АЗСта ягулык өчен түләгәндә 10%ка кадәр дисконт каралган. Моның өчен Visa Business РСХБ бизнес-картасын «BENZUBER» мобиль кушымтасында бәйләргә кирәк. Ә май аенда проектка ҮЗ ФЕРМЕРЛЫГЫМ платформасының берничә дистә сатучысы кушылды да инде, аның буенча орлыкларга, ашламаларга, үсемлекләрне саклау чараларына 25%ка кадәр ташлама бирелде, ә авыл хуҗалыгы техникасына - 5%ка кадәр. 2021 ел ахырына банк клиентларына платформаның 150дән артык сатучысына ташламалар биреләчәк.
Картадан файдаланганда фермер банктан өстенлекләр алачак – акчалардан тәүлек буе файдалана алу, исәп-хисап счетына акчаларны тиз арада күчерү, теләсә кайсы банкоматтан тәүлек буена 300 000 сумга кадәр акча алу.
Исегезгә төшерәбез, «Үз Фермерлыгым» платформасы технологиясе теләсә кайсы тәэмин итүчегә «Үз Фермерлыгым» лояльлек программасына берничә кликта кушылырга мөмкинлек бирә һәм банк экосистемасын үстерү өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр тудыра.