Кыр хәбәрләре:5 район игенчеләре сабан культураларын чәчүне тәгәлләде

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Республика аграрийлары бер генә буш вакытны да кулдан ычкындырмаска тырышалар.

Язгы чәчүнең планлаштырылган 2,8 млн гектарыннан 90%ы чәчелгән.

Шуларның 1036,5 гектары - бөртекле сабан культуралары

Сабан бодае - 401,8 мең га

Арпа - 449,3 мең га

Ашлык кукурузы - 50 мең га

Шикәр чөгендере – 51,1 мең га

Бәрәңге - 1,4 мең га

Рапс - 92,3 мең га

Көнбагыш - 122,4 мең га

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, язгы бөртекле культураларны чәчүне Аксубай, Зәй, Түбән Кама, Нурлат һәм Тәтеш районнары игенчеләре төгәлләгән. Финиш сызыгында Бөгелмә (99%), Ютазы (99%), Баулы (98%), Мөслим (98%), Тукай (98%), Чирмешән (98%), Буа (97%), Алабуга (97%), Спас (96%), Чистай (96%) Минзәлә (95%), Әтнә (94%), Әлмәт (93%), Сарман (93%), Әлки (92%), Балтач (92%) һәм Балык Бистәсе (91%) районнары.

Шикәр чөгендерен Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Мөслим, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары игенчеләре чәчте. Финиш сызыгында Минзәлә районы(94%).

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International