Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тотрыклы эшчәнлек алып бару өчен реаль мөмкинлек бирә

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, банклар, район авыл хуҗалыгы идарәләре, инвесторлар һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Киңәшмә барышында Ирек Садыйков дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү турындагы законга кертелгән яңалыклар турында сөйләде.

Хәзер иминләштергәндә түбәндәге күрсәткечләр исәпкә алына:

1.Иминият бәясеннән иминият суммасының өлеше 70%тан дә ким булмаска тиеш;

2.Мәҗбүри шартсыз франшиза иминият суммасыннан кимендә 10% һәм иң күбе 50% булырга тиеш;

3.Хәвеф-хәтәрне 25 табигый күренештән иминләштерергә мөмкин. Хәвеф-хәтәр җыелмасын сайлау мөмкинлеге бар.

2019 елның 1 мартыннан уңышның һәм күпьеллык үсентеләр утыртмаларының һәлак булу чикләре бетерелде.

Чыгышының ахырында ул табигый афәтләрнең хәвеф-хәтәрләрен иминләштерүче актив районнарны һәм инвесторларны билгеләп үтте. Алар арасында:Арча, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнары, шулай ук «КВ Агро», «АгроИнвест» ИК ҖЧҖ, «Чистай «АФ» ҖЧҖ, «Био-Агро» ҖЧҖ, «Продпрограмма» АПК ҖЧҖ һәм «Рацин» АҖ.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда агроиминләштерүне гамәлгә ашыручы нинди иминият компанияләре барлыгы турында исегезгә төшерә:

-«РСХБ-Страхование» СК» АҖ Санкова О.П. тел.:8 960 055 60 55

-«Талисман» СО» АҖ Сорокина Ю.Г. тел.:8 960 055 88 18

-«Согласие СК» ҖЧҖ Хәмәтзакиров Р.М. тел.:8 917 235 30 21

-«ВСК» ИАҖ (САО) Дудкина О.В. тел.:8 904 676 24 15

-«Росгосстрах» СК» ГАҖ Краузе Д.А. тел.:8 917 399 43 92

-«Астро-Волга» ҖЧҖ Хәлфин Р.А. тел.:8 953 407 52 27

Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындагы колл-үзәкнең 8-800-444-16-70 телефоны аша консультация алырга мөмкин.

Киңәшмә республика районнарында сиптергечләр мониторингы һәм агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгы буенча вәзгыятьне анализлау белән тәмамланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сиптергечләрне мониторинглау сервисы уңдырышлылыкны күтәрү һәм кырларның сиптергечләр белән ничә мәртәбә эшкәртелүен контрольдә тоту өчен булдырылган. Системага тоташучы хуҗалыклар дәүләт ярдәмен югары коэффициент белән алачаклар.

Ә кырларда 2020 елдан калган үсемлек калдыкларын, коры үләннәрне, камылларны яндыруга карата 2021 елның 17 апреленнән куелган тыюны үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр 2021 елга каралган субсидияләрдән мәхрүм ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International