Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Хатын-кызлар өчен. Хатын-кызлардан. Авыл өчен» белем бирү программасында катнашырга чакыра

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе 19-20 майдан «Хатын-кызлар өчен. Хатын-кызлардан. Авыл өчен» белем бирү программасын оештыра. Чарада яше 35тән артмаган кызлар һәм яшь хатын-кызлар катнаша ала.

Ике көн дәвамында авылда яшәүче хатын-кызларга кагылышлы түбәндәге темалар буенча фикер алышу булачак:сәламәтлек, талантлар, буш вакытны оештыру, мәшгульлек, лидерлык, ана булу(үзенчәлекле балаларны тәрбияләүне дә кертеп),шулай ук мәгариф һәм мәгълүмат алу.

Уку кысаларында катнашучылар авыл территорияләрендә яшәүче хатын-кызларның социаль имин булмавын һәм хатын-кызларга карата көч куллануны кисәтү һәм хатын-кызларның авыл җирендә иҗтимагый-сәяси тормышта катнашуын киңәйтү буенча күнекмәләрне үстерә һәм белемнәрен арттыра алалар.

Теркәлү 18 майга кадәр сылтама буенча бара. Көндезге укуда катнашу өчен урыннар саны чикләнгән. Яшәү һәм туклану бушлай. Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсендә(АМО) 8(843)221-75-97 телефоны буенча яки «Instagram» рәсми аккаунтында https://www.instagram.com/selmolrt/ белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International