Марат Әхмәтов: «Без үзебезне тулысынча азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә алабыз»

2014 елның 22 августы, җомга

«Казан” агросәнәгать комплексында беренче тапкыр сәүдә челтәрләре катнашында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең күргәзмәсе булды. Аны оештыруның максаты – импортны алмаштыру шартларында күпләп һәм ваклап сату предприятиеләренең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән хнзмәттәшлек итүнең перспективаларын билгеләү.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстанның фермерлар,крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе оештырды. Казанга Татарстан районнарыннан 70кә якын авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр китерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бу чараның төп максаты – сәүдә челтәрләре белән тыгыз мөнәсәбәт урнаштыру. “Республика халкын үзебезнең сыйфатлы продукция белән тәэмин итү – безнең төп бурыч”, - диде министр.

Ул әйткәнчә, кешеләр үзләренә карата яхшы мөнәсәбәт булуны көтәләр, яшелчә, бәрәңге дә, ит, сөт прдуктларын да алар матур, чиста төргәкләрдә күрергә телиләр. “Бүген без сәүдә челтәрләре вәкилләре белән бу мәсьәләне ничек тизрәк хәл итеп булу турында сөйләшәбез”, - диде аграр ведомство җитәкчесе күргәзмә максаты турында.

Татарстан Республикасы Вице-премьеры тагын бер перспективаны билгеләп узды. Казаннан үзенә җәлеп итәрдәй төргәкләрдәге продуктлар Россиянең башка төбәкләренә дә җибәреләчәк.Моны оештыруга ике-өч атна вакыт кирәк булачак.

Аннары күргәзмәне оештыручылар да, катнашучылар да сәхдә челтәрләре вәкилләре белән бергә җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән таныштылар, алар үз продукцияләрен төргәкләрдә дә, кисәкләргә кисеп тә алып килгәннәр.

Мәсәлән, “Арча балык хуҗалыгы” ҖЧҖ директоры Дамир Шакиров тере балыклар алып килгән. Ул Татарстан сәүдә челтәрләренә үз продукциясен даими чыгарып торырга әзер булуын әйтте.

Алабуга ит комбинаты, ул хәләл продуктлар чыгара, “Атабай” агрофирмасы ҖЧҖ, “Чаллы-ит” ҖЧҖ, “Чаллы-бройлер” ҖЧҖ кебек предприятиеләр күргәзмәне оештыручыларда кызыксыну уятты.

Азык-төлек прдуктлары тулы ассортиментта куелган иде: ит, сөт, кондитер әйберләре, яшелчә, бәрәңге, хәтта фермерлар үстергән карбыз, торма да бар иде.

Журналистлар белән очрашуда Марат Әхмәтов, күргәзмәдә катнашучылар мине гаҗәпләндерде, диде. Алар күп продукцияне матур төргәкләрдә куйганнар.

«Без үзебезне тулысынча азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә алабыз», - дип нәтиҗә ясады ул. Бердәнбер проблема булырга мөмкин, ул да булса, җиләк-җимеш булмау, әмма бумәсьәләне дә җиңел хәл итеп була, аны читтән кертергә мөмкин, республика үзе дә бакчачылыкны үстерү юнәлешендә ышанычлы адымнар ясый, дип билгеләп үтте министр.


Яшелчәләрне саклау проблемасы да бар әле. Кыш көне аларны бозмыйча сакларга кирәк. Министр ышандыруынча, бу юнәлеш даими рәвештә үсәчәк – кәбестәне, кишерне саклау технологиясен камилләштетргә кирәк. Икътисадның бу секторын дәүләт тарафыннан субсидияләү планлаштырыла, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Равил Зарипов журналистларга импортны алмаштыра торган продуктлар турында сөйләде. Кичектергесез карарлар кабул итүне таләп итә торган мәсьәләләр атна саен карала. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы азык-төлек вәзгыятен тикшереп тора, ә сәүдә министрлыгы сәүдә челтәрләре белән элемтәләр өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.

Сәүдә челтәрләре вәкиле Сергей Бакумов Татарстанда үзебезнең сәүдә-бүлү үзәген төзүне планлаштырылуы турында сөйләде. Сәүдә киштәләрендә “җирле тәм” белән продуктлар күбрәк булырга тиеш, диде ул.

Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, Татарстан ризыгын Россиянең башка төбәкләренә чыгару мөмкинлеге дә карала. Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне экспортлау да күздә тотыла.

Үзебезнең продуктларның бәяләренә килгәндәаларга катгый контроль булачак, дип ышандырды Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International