Казанда Татарстан территориясендә гамәлдә булган сәүдә предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре катнашында республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре продукциясенең күргәзмәсе булачак

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус социаль - икътисадый чаралар куллану турында» 2014 елның 6 августындагы 560 номерлы Указын үтәү йөзеннән, сәүдә челтәрләрендә импорт продукциясен үзебездә җитештерелгән товарлар белән алмаштыру максатларында 2014 елның 22 августында 10.00 сәгатьтә «Казан»агросәнәгать паркында (Казан шәһәре, Аграр ур., 2 йорт) республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре продукциясенең күргәзмәсен оештыра һәм уздыра.

Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, Татарстан территориясендә гамәлдә булган сәүдә предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре җитәкчеләре катнаша.

Чараның максаты – күпләп һәм ваклап сату предприятиеләренең Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итү перспективасын билгеләү. Күргәзмәне үткәрү кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең һәм эшкәртүчеләренең сәүдә челтәрләре вәкилләре белән рәсми сөйләшүләре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International