20 августта Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус социаль - икътисадыйчаралар куллану турында» 2014 елның 6 августындагы 560 номерлы Указын гамәлгә ашыру хакында” үзенең 2014 елның 7 августындагы 778 номерлы карарына үзгәрешләр кертте һәм раслады.
Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын анализлау нәтиҗәләре буенча аерым товар позицияләрен төгәлләштерү зарурлыгына бәйле рәвештә, халыкның аерым төркемнәреенең мәнфәгатьәрен исәпкә алып эшләнде.
Карар проектында социаль әһәмиятле яисә авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен тәэмин итү өчен әһәмияткә ия булган азык продукциясен үзебездә җитештерүдә кулланыла торган импортны алмаштыручы компонетлар булмаган яисә җитәрлек күләмдә булмаган товар позицияләрен исемлектән төшереп калдырырга тәкъдим ителә.
Аерым алганда, түбәндәгеләр төшерп калдырылды: орлыклык материаллар (бәрәңге, борчак, шикәрле гибридкукурузы), биологик актив өстәмәләр, кеше организмында витаминнар һәм минераллар җитмәүне тулыландыру өчен билгеләнгән витаминлы-минераль комплекслар, тәмләткеч өстәмәләр, аксым һәм аның катышмалары концтратлары, азык өстәмәләре һәм лактозсыз сөт продукциясе.
Шулай ук лосось һәм атлантика фореле маймычларын исемлектән төшереп калдырырга тәкъдим ителә. Әлеге карар бу позицияләр буенча товар балыкчылыгын җитештерү куәтен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки бүгенге көндә үзебезнең производство товар балыкчылыгына ихтыяҗның 5 %ын гына капларлык, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.