Зәй муниципаль районында агросәнәгать паркы ачылды

2018 елның 28 декабре, җомга

Зәй  муниципаль районында  республиканың  беренче  пилот  проекты  - авыл  җирлегенең  агросәнәгать паркы  ачылды.   Аны  ачу  тантанасында  Зәй  муниципаль районы  башлыгы   Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов, Татарстанның Фермерлар,   крестьян хуҗалыклары  һәм     авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары  ассоциациясе  рәисе    Камияр Байтемиров, Татарстан  Республикасы мәгариф  һәм фән  министры   Рәфис Борһанов,  инвестор, «Челтәр компаниясе»  ААҖ  генераль  директоры    Илшат Фәрдиев  катнашты.

Авыл  халкы  алдында  район  башлыгы   Рәзиф Кәримов   чыгыш  ясады.  Ул әлеге паркның  Зәй  районы  өчен уникаль  объектларның  берсе  булуын  билгеләп  үтте. Ул  май  аенда  төзелә  башлаган  иде  һәм  2018 елның     декабрендә  төзелеп  бетте. Эшләр Казан  төзелеш компаниясе  тарафыннан төзелде,   бу  төзелеш 110 миллион  сумга  төште. Акчалар  республика һәм  муниципаль бюджетлардан  бирелде.  

Аннары  район  халкын  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов котлады.    «Агросәнәгать паркы  – крестьян - фермер хуҗалыклары фермерлары   һәм  ярдәмче  хуҗалыклар  тотучылар  өчен  саллы  ярдәм. Бу  сәүдә  мәйданчыгында  авыл  кешеләре  сөт, ит продуктлары,  яшелчә  сата  алачаклар.       Кулланучылар  аларның  сыйфаты  өчен  борчылмасыннар -  аларның  сыйфатын    ветеринария  хезмәте  тикшерәчәк», - диде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов.

962,2 квадрат  метр мәйданда  көнгә  2,5 тонна  җитештерү куәте  белән  ит    цехы  һәм  – 2 тонна  сыйдырышлы  яшелчә  цехы  урнаштырылган.  Шулай  ук   куәте  5 тоннага  җитәрлек  ярма  һәм  коела  торган  продуктлар төргәкләү  буенча     цех бар. Парк территориясендә  туңдыру  камералары, лабораторияләр урнаштырылган,  аларда  продуктларның  сыйфаты  тикшереләчәк.  Киләчәктә   предприятиедә  27  кешене  эшкә  алу  планлаштырыла, болар – сатучылар,  сөт кабул  итүчеләр,  ярымфабрикатлар   әзерләүчеләр,  төргәкләүчеләр һәм    лаборантлар. 

Пилот проекты районның  крестьян - фермер хуҗалыкларын  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларын  үстерүдә  яңа  этәргеч  булачак.   Мәйданнарның  төп  билгеләнеше –фермер  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җыеп,  алга  таба    эшкәртү, төргәкләү һәм сәүдә  челтәрләре  таләпләренә  туры  китерү. Эшкәртү  һәм сату  өчен  продукция  җыю  крестьян - фермер хуҗалыклары һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар белән  турыдан-туры  шартнамәләр  буенча    башкарылачак. Предприятие белән идарә итү  крестьян - фермер хуҗалыклары кооперативы  тарафыннан  оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International