Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 19 февральдә Әлмәт районында 2018 ел йомгакларына һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган муниципалитет Советы утырышында әйтте.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча эшләнгән тарихи фильмны төшерүдә катнаша.
16 февральдә “Үз туган ягыңны бел” темасы буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Балтач муниципаль районында Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеенда (Карадуган авылы), талчыбыктан үреп җиһаз ясый торган «Ива-мебель» (Тал-җиһаз) фабрикасында (Яңгул авылы) һәм чаңгы базасында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кукмара муниципаль районының 2018 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча узган хисап сессиясендә катнашты.
22 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Татарстан Республикасына эш сәфәре белән киләчәк. Биредә ул Идел буе федераль округы төбәкләре тарафыннан җитештерелә һәм экспортлана торган АПК продукциясе күләмнәрен планлаштыру турында киңәшмә уздырачак.
Кайбыч районының Олы Подберезье авылында 16 февральдә рапс эшкәртү буенча беренче заводны ачу тантанасы узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
Бүген безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының герое - сарыклар үрчетү һәм аларны карау эше белән танылган Зарипова Тәүзиха Гәрәй кызы. Ул 1930 елда Баулы районының Мортаза авылында туган. Әтисе - Киров ис. колхоз агрономы, әнисе гади колхозчы була. Тәүзиханың бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә һәм ул, хәленнән килгәнчә, үзенең яшьтәшләре белән бергә олыларга булыша, ә аларның күпчелеге хатын-кызлар була, алар барысы да кырларда, фермаларда авыр крестьян хезмәтен башкаралар.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында «Авыл бизнесы – реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективалары» дигән яшьләр форумы узды. Анда югары уку йортларыннан 700ләп студент һәм актив яшьләр катнашты.
Агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары башкарма директорлары – җитәкчеләренең беренче Олимпиадасы узды.