Кайбыч муниципаль районында рапс эшкәртү буенча беренче завод ачылды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Кайбыч  районының Олы Подберезье авылында 16 февральдә рапс эшкәртү буенча  беренче заводны  ачу тантанасы  узды,  анда  район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.

«Эшкәртү  заводы  -  авыл  өчен зур  табыш.  Беренчедән,    бу  район   бюджетына өстәмә  керем,  икенчедән,    өстәмә  эш урыннары.  Яңа  җитештерү  кече  һәм урта  бизнесның  үсүен күрсәтә», - дип  мөрәҗәгать итте  авыл  кешеләренә  район башлыгы.  

Искәртеп  узабыз,   объект 2018 елның  көзендә  төзелә  башлаган  иде.    «Дары природы» СППК проектны  гамәлгә ашыру  өчен  7 млн. сум  күләмендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  грант  ярдәмен алды.   Кышын  җитештерүдә  югары  технологияле  заманча  җайланмалар  урнаштырдылар.   Февральдә завод  эшли башлады. 

Бүген  предприятиенең  куәте   көнгә  12 тонна   рапс  орлыгы  эшкәртергә  җитәрлек.   Продукция чыгару  күләмнәре  буенча:  салкын  сыктыру  юлы  белән  4,5 тонна  май  һәм 7,5 тонна  рапс  сыгынтысы алырга  мөмкин.   Цехта   7 кеше  эшли.

Рапс  маен  Европа илләренә  һәм Индиягә сату  планлаштырыла, ә аның  сыгынтысы  авыл  хуҗалыгы хайваннары өчен  азык  әзерләгәндә  аны  балансландыруга  тотылачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International