15-17 марттан Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берәшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбендә укулар оештыра.
25 февральдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Саба муниципаль районына килде. Сәфәр кысаларында ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берлектә Саба аграр көллиятенең яңа бинасын ачуда катнашты.
Социаль челтәрләрдә 1 марттан икмәккә бәяләр күтәрелү турында төрле фикерләр чыгуга һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан күпсанлы үтенечләр булуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, икмәкнең социаль төрләренә бәяләр вәзгыятен контрольдә тота, дип белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының утырышлар залында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марс Алиев һәм Ветераннар советының башка вәкилләре катнашты.
Республикада язгы кыр эшләренә шәси кешеләрдәге авыл хуҗалыгы техникасын җәлеп итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
АПК предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм авыл хуҗалыгы техникасының техник торышы турында сөйләде Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.
Бүген безнең көндәлек хезмәте белән абруй һәм ихтирам яулаган кешеләр турындагы “Хезмәт кешеләре” рубрикасының герое - Захаров Николай Иванович. Ул 1929 елның 20 сентябрендә Октябрь районының Иске Чаллы авылында крестьян гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышының икенче елында авылның җиде еллык мәктәбен тәмамлый. Аңа алга таба уку турындагы хыялларын онытып торырга туры килә, чөнки кырларда һәм фермада авылдашларына булышырга кирәк була.
Бу хакта бүген Россия Федерациясе субъектларының авыл хуҗалыгы җитештерүен артттыру һәм экспорт куәтен үстерү буенча Казанда узган чираттагы киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев сөйләде, чарада Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Алексей Кузьмицкий, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре һәм дәүләт компанияләренең тармак җитәкчеләре катнашты.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 февральдә Буа муниципаль районы Советының 2018 елдагы социаль-икътисадый үсешкә йомгаклар һәм 2019 елга бурычлар буенча узган утырышында әйтте.
Без һәр атнада авылда үз эшен ачкан кешеләр, гаилә фермалары, аякларында нык торучы һәм үз туган авылында күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнүче эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Тәтеш районыннан Радик Нургалиев. Ул Кече Әтрәс авылында туып, шунда ук крестьян хезмәте үрнәкләрен күреп үсә. Бүген инде ул “Нур” агрофирмасы” ҖЧҖенең генераль директоры, бу хуҗалык авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча алдынгы хуҗалыклар рәтендә.