Татарстан Президенты Алексеевск районында язгы чәчүнең барышы белән танышты

2019 елның 10 мае, җомга

10  майда  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов    Татарстанның Алексеевск  районында  булды.    Рөстәм Миңнеханов белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов һәм  Алексеевск муниципаль районы  башлыгы   Сергей Демидов йөрделәр.    

Эш сәфәре  кысаларында  Рөстәм Миңнеханов һәм Марат  Әхмәтов  районның Биләр (“Биләр” ВЗП” ҖЧҖ), Коры Көрнәле (Алексеевск НП) һәм Сахаровка (“Төньяк Алексеевск” ВЗП” АҖ) авыл хуҗалыкларында язгы кыр эшләре барышы белән таныштылар.

 Сахаровка авылында Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм Алексеевск районының авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты. Очрашуда  шулай  ук  Татарстан  Республикасы икътисад   министры    Фәрид Әбделганиев һәм Россия  Федерациясе  Дәүләт Думасы  депутаты   - Дәүләт Думасында   Аграр мәсьәләләр коммтеты  рәисенең беренче   урынбасары       Айрат Хәйруллин  катнашты. Биредә  район  предприятиеләре продукциясенең  күргәзмәсе  дә  оештырылган.   Анда  икмәк, кондитер әйберләре, сөт,  казылык продукциясе,   эчемлекләр һәм  умартачылык   продуктлары куелган  иде.    «Алексеевск керамикасы» предприятиесе  кунакларга  заводта  эшләнә  торган  кирпечләрнең һәм    сувенир  продукциянең үрнәкләрен  күрсәтте. 

Күргәзмәдә  үсемлекчелек өлкәсендә  язгы  бодай,  солы,  арпа,  карабодай һәм итрә  өлегрә  торган  кукуруз  орлыклары  куелган  иде,  алар  барысы  да  быелгы  кырларда  чәчелгән.  

Марат Әхмәтов районда язгы кыр эшләрен кызу темплар белән баруын әйтте. Сабан культураларын чәчү 52,6 мең гектарда башкарыла, шул исәптән язгы бөртекле культуралар – 27,7 мең га, арпа – 12,5 мең га, бодай – 8,6 мең  га, солы – 0,6 мең га, көнбагыш – 10,1 мең гектарда чәчелә. 34,7 мең гектар мәйданда минераль ашламалар кертелгән. Чәчүне 11 майга төгәлләү планлаштырыла.

Марат Әхмәтов Алексеевск районында терлекчелек тармагында булган  мөмкинлекләрнең   тулысынча кулланмавын  билгеләп  үтте.  

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовка бу мәсьәлә буенча җентекләп эшләргә кушты. Чара  ахырында  Татарстан  Республикасы  хуҗалыклар  җитәкчеләренең тәкъдимнәрен  тыңлады  һәм  авыл  җирлекләре  башлыкларының  сорауларына җаваплар  бирде.    

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International