Марат Әхмәтов: республикада 11 майга 1247 мең га, ягъни фараздан 72% мәйдан чәчелгән

2019 елның 11 мае, шимбә

Татарстан  Республикасында  11  майга    1247 мең га, ягъни фараздан   72% мәйдан  чәчелгән. Чәчү  актив   стадиядә. Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә  көнне  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар   белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде,  киңәшмәдә   ТР Премьер-министры  Алексей Песошин  да  катнашты.

Чәчелгән 1247 мең га мәйданнан -  бөртеклеләр (814 мең га), майлы  культуралар  (150 мең га), шикәр чөгендере  (63 мең га). Бер  үк  вакытта  кырларда  бәрәңге, терлек  азыгы  чәчәләр.  

Марат  Әхмәтов хәбәр итүенчә,  Татарстанның күпчелек хуҗалыклары кыштан запасларсыз чыккан.    Министр аларның җитәкчеләренә, булганын  исәпкә  алып,     азык балансын исәпләргә кушты.      

Киңәшмә барышында  муниципаль районнарда  чәчү  темплары буенча  белешмәләр  бирелде.  Тәтеш (91 процент чәчелгән), Буа (98 процент чәчелгән), Азнакай (87 процент) районнарының төп мәйданнарында чәчү төгәлләнеп килә.

Болардан тыш, Аксубай, Чүпрәле, Апас һәм Нурлат районарында  да чәчү  төгәлләнү  стадиясендә (якынча 85 процент).

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикеренчә,  эшләрне  дөрес оештыру һәм хезмәткәрләрнең  мотивациясе  чәчү  барышына  җитди  тәэсир  итә.    

 Марат Әхмәтов фикеренчә, быелгы яз Татарстанның авыл хуҗалыгы өчен әлегә уңай. Ләкин көнлек  мониторинг  һәм һәр кырга индивидуаль караш таләп  ителә.

 Республика районнарында чәчү белән бергә саклану чараларына да керешкәннәр. Һава торышы чүп үләннәр үсешенә, шулай ук яшь шытымнарга зыян салучы бөҗәкләр таралуга да йогынты ясый.

 “Инсектицид агулар белән агулаганмаган җирләрдә  бүген үк шытымнарны саклауга керешергә кирәк”, - дип саный  Марат  Әхмәтов.

Көзге  культураларга  килгәндә, узган  атнада  алар  буенча  хәл  яхшырмады.  Көзге  культуралар буенча  шундый  ук  хәл  күрше төбәкләрдә - Башкортостан, Чувашия һәм  Мордовиядә дә, алар  да  үз  территорияләрендә  гадәттән  тыш  хәл    режимын керттеләр. 

Татарстанда,  районнар  мәгълүматы  буенча,  200 мең  гектардан  артык  чәчүлек  һәлак  булган,  бу  барлык  мәйданның   36%ын  тәшкил  итә.            1  гектарга    килгән     уртача  зыян    – 8 мең сум.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уҗымнар һәлак булу буенча документлар кабул итә башлый. Документлар катгый  рәвештә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы методикасы буенча   кабул ителәчәк.

 “Кабат чәчү язгы кыр эшләренең күләмен арттыра”, -  диде министр. – Әлегә 25 % мәйданда  чәчелгән”.  

 Марат  Әхмәтов, киләсе  атнада  чәчү төгәлләнер дип көтелә,  дип  белдерде.  

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International