Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында чәчү кампаниясенең барышы белән танышты

2019 елның 10 мае, җомга

10 майда  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов    Нурлат  муниципаль районында  булды. Аның сәфәренең төп  максаты   - язгы  кыр эшләренең  барышы  белән  танышу  иде.   Аның  белән  бергә   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   һәм Нурлат  районы  башлыгы    Алмаз Әхмәтшин йөрделәр. 

Нурлат аграрийлары һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашу “Цветуния” теплица хуҗалыгында узды. Яңа   комплекс  алты теплицадан  тора, аларда  күбрәк  шәһәрне  яшелләндерү  өчен  чәчәкләр  үстерелә.   Болар:  петунияләр, бәрхет  чәчәкләре,   цинерарийлар, агератумнар -  барысы  40лап  төрле  чәчәкләр  үсә.   Моннан  тыш, яшелчәләр  үсентеләре  дә  бар:   помидор, кыяр, болгар  борычы,   баклажан һәм  бакча  культуралары.

Теплица директоры    Николай Блинов Рөстәм Миңнехановка   җитештерү  технологияләре  һәм  сату  базарлары  турында  сөйләде.  Узган  ел   800 мең   төп  берьеллык    чәчәкләр  һәм  яшелчәләр  үсентеләре  сатылган.    Продукцияне  Татарстанда, Самарада  һәм Ульян  өлкәләрендә  бик  теләп  алалар.      «Цветуния»дә  сезон  чорында     10нан  артык  кеше  эшли.     Планда – җимеш  агачларының,  куакларның  һәм  күпьеллык   чәчәчкләрнең   үсентеләрен  үстерү  өчен  өстәмә    теплицалар  төзү.    

Татарстан  Республикасы  Президенты    районның  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре продукциясе  күргәзмәсе  белән  дә  танышты.  

Нурлат  районы  башлыгы   Алмаз Әхмәтшин хәбәр итүенчә,  чәчү  ахырына  якынлашып  килә.  10 майга   бөртеклеләр    90% мәйданда  чәчелгән.   15 майга  кадәр  техник культураларны:   кукуруз, көнбагыш, шикәр  чөгендерен  чәчеп  бетерүне  планлаштыралар.  Агымдагы  ел  уңышы  өчен   1  гектарга      66,2 кг минераль ашлама  тупланган. 

Начар  һава  торышы  аркасында   Нурлат  районында  көзге  культуралар 40% мәйданда  һәлак  булган.   Хәзер  аларны  кабат  чәчү  эшләре  башкарыла.   

Марат  Әхмәтов Нурлат районының республикада авыл хуҗалыгы үсеше буенча алдынгылар унлыгына керүен  билгеләп  үтте.   “Узган  2017 ел  белән  чагыштырганда  район  рейтингта  алты  пунктка  күтәрелде.  Сөт җитештерү буенча күрсәткечләр яхшы. Әмма  йомшак яклар да бар. Аерым алганда, районда туфракның бер метрында ук  дым запасы җитәрлек  түгел. Шуңа  күрә  хуҗалыклар  җитәкчеләре  орлыкларны чәчү тирәнлеген дымга карап билгеләргә тиеш, -  диде  ул һәм  авыл хуҗалыгы техникасын яңартырга киңәш итте  һәм терлекләр  санын  саклап  калырга кирәклеген  искә  төшерде. 

 Рөстәм Миңнеханов  район  җитәкчелеген җирле  бизнеска  актив  ярдәм  итәргә   өндәде.    “Эшкуарлык  үсеше буенча Нурлат районының динамикасы яхшы. Теплица хуҗалыклары, икмәк пешерү, сыр җитештерү эшчәнлеге бар. Аларга төрлечә ярдәм итү - сезнең бурыч”, - дип ассызыклады   Татарстан  Республикасы  Президенты.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International