7 майда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен чакырып, аларга кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Кадерле кунакларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина һәм АПКның Ветераннар советы рәисе Анатолий Драгунов котладылар.
Николай Титов очрашуга килүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән якынлашып килүче Бөек Җиңү Көне белән котлады. «Без сезне биредә, Игенчеләр сараенда, күрүебезгә бик шатбыз, – диде министрның беренче урынбасары. – Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итә. Һичшиксез, һәркемнең күңелендә бу авыр елларның хәтирәләре мәңгегә уелып калган. Әмма болар башка бервакытта да кабатланмасын иде».
Николай Титов очрашуга килгән сугыш ветераннарына – күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары өчен, тыл хезмәтчәннәренә һәм ветераннарга авыр сугыш елларында тылда үз-үзләрен аямыйча эшләп, Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Сез үткән авыр тормыш юлын берничек тә бәяләп бетерә торган түгел. Без үзебезнең каһарманнарыбызны һәм фронт өчен, Җиңү өчен үзләрен кызганмыйча эшләгән тыл хезмәтчәннәребезне бервакытта да онытмыйбыз», – диде ул.
Министрның беренче урынбасары очрашуга килүчеләргә сугыш елларында армияне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә авыл хуҗалыгының әһәмияте һәм, илебезнең тыл төбәге буларак, Татарстанның Җиңүгә керткән өлеше турында искә алды. Республиканың аграр секторы дүрт ел сугыш чорында дәүләткә 131 млн. пот - икмәк, 39 млн. пот - бәрәңге һәм яшелчәләр, 56 млн. пот - ит, 200 млн. литр - сөт, уннарча мең пот май, терлек мае, бал, печән һәм башка продукция тапшыра. Бу Җиңүгә саллы өлеш кертү була.
Николай Титов ветераннарга озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, тормышларында иминлек, илдә тынычлык булуын, һәр туган көнгә сөенеп, шатланып яшәүләрен теләде. Очрашу, гадәттәгечә, бик җылы узды. Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре чәй өстәле янында сугыш чоры вакыйгаларын, сугыштын соңгы авыр елларны искә төшереп, хатирәләрне яңартып, сөйләшеп утырдылар. Очрашуга чакырып, олы ихтирам күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.