Калугада «Хлеб, ты - мир» (“Икмәк, син – дөнья”) Халыкара форумында кунакчыл рәвештә «Татар йорты» үз ишекләрен ачты

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген,  19 сентябрьдә,  кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең һәм оешмаларының   Калугада «Этномир» этнографик  парк-музее  базасында  ачылган  «Хлеб, ты - мир» (“Икмәк, син – дөнья”) Халыкара  форумында   Татарстан  Республикасы  экспозициясе  ачылды.

 Форум эшендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов һәм Татарстан  Кулланучылар  оешмалары  берлеге    (Татпотребсоюз)  рәисе   Рашат Шәймәрданов катнашты. 

Чарага  килгән  кунакларга    «Татар йорты» күрсәтелде, андагы  барлык   объектлар  борынгы  җиһаз,  савыт-саба һәм йорт кирәк-яраклары белән  тулыландырылган.  Бездә  җитештерелгән  продукцияне  4 сәүдә  рәтендә      Татарстан  Республикасы кулланучылар кооперациясенең милли рецептлар буенча  продукция  җитештерүче   оешмалары  һәм  башка  предприятиеләре тәкъдим  итә.     Татар  йортының  төп  бизәге    – Казан  Кремленең татлы «Спас башнясы»,  ул  чәк-чәктән эшләнгән,  аның  авырлыгы  20  килога  якын.   

Форумның ачылу  (19 сентябрь) һәм ябылу  (21 сентябрь) көннәрендә кунаклар     бәрән итеннән  пешерелгән  шулпа белән   бушлай  сыйлана алачак, ул       уникаль  «Монгол самоварында» әзерләнәчәк.

Форум  барышында  һәркөнне  Йорт тирәсендә Татарстан  Республикасының  Дәүләт фольклор музыкасы  ансамбле  тарафыннан  татар милли җырлары  һәм биюләре  белән  мәдәни  программа оештырыла.  Татарстан  Республикасының Бөгелмә  һәм  Лаеш кулланучылар  җәмгыятьләре  белгечләре  составындагы  Россиянең  икмәк  пешерү  буенча  Ачык  кубогында  катнаша.  Форум  кысаларында  шулай  ук   сәүдә хезмәтләре    күрсәтелә   һәм  IT-технологияләр  кулланыла  торган  автомобильләр  ярышы  узачак, анда  Татарстан  Республикасы исеменнән   Алексеевск  районы  кулланучылар  берлеге  катнаша. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International