Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбе кысаларында Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл узды. Очрашу барышында агросәнәгать комплексы өлкәсендәге яшь белгечләр өчен үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Яшь эшкуар мәктәбенең «Агростартап» сменасына Казан аграр университетыннан, Ветеринария академиясеннән һәм Кооператив институтыннан 60 студент җыелды. Өч көн эчендә яшьләр бизнесны планлаштыру, нәтиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәкләр.
Уку кысаларында бизнес-тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм Татарстанда уңышлы эшләүче фермерлар хуҗалыкларына бару планлаштырыла, бу хуҗалыкларда фермерлар үз тәҗрибәләре белән таныштырачаклар һәм тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирәчәкләр. Мәктәп кысаларында шулай ук бизнес-проектлар конкурсы узачак, җиңүче үз продукты бренды өчен полиграфия хезмәтләре күрсәтелүгә 30 000 сум күләмендә сертификат алачак. Бу хакта, чара ачылганда, “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” (АМО) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова сөйләде. Ул, Мәктәпне узганнан соң, яшьләрнең Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына документлар бирә алуына мисаллар китерде, бу хуплангач, яшьләр үз бизнесларын башлый алалар.
Үз чыгышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, залда утыручы яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларның күбесенең үз язмышын аграр секторда эшләү белән бәйләргә ниятләүләре турында әйтте һәм сез – булачак эшкуарлар, диде ул. Министр урынбасары катнашучыларның игътибарын яшь фермерларга бирелә торган дәүләт ярдәменә һәм авылларны яшәү өчен уңайлы итеп үзгәртүгә, шулай ук куз хезмәтен автоматлаштыруга юнәлтте.
«Барлык катнашучыларга Яшь эшкуар мәктәбе программасы кысаларында нәтиҗәле эшләүне һәм алга таба үз идеяләрегезне уңышлы тормышка ашыруыгызны телим. Теләсә нинди сорау белән Министрлыкка мөрәҗәгать итә аласыз. Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», - дип өстәде Марсель Мәхмүтов.
Аннары яшьләрне үстерү өчен тудырыла торган шартлар турында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова сөйләде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры урынбасары Ренат Мамаевның кайда тизрәк миллион сум акча эшли башлау мөмкинлеге булуы турындагы чыгышы катнашучыларда зур кызыксыну тудырды. Моңа каршы яшьләр бертавыштан, авылда мөмкин, дигән фикергә килделәр, чөнки авылда ресурс мөмкинлекләре әле тулысынча үзләштерелмәгән. Ренат Мамаев шулай ук яшьләргә үз проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә һәм 1 ел эчендә миллион сум акча эшләргә мөмкинлек бирә торган эшләнгән үрнәк бизнес-карарларны бирергә әзер булуын белдерде.