Фермерларның көндәлек мәшәкатьләре: Ютазы районы чебешләренә Свердловскида һәм Ленинград өлкәсендә ихтыяҗ зур

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны   үстерүгә  зур  игътибар  бирә.    Бүген  һәр райондасх  булышлыгы  белән  үз  эшен  ачкан һәм аягында  нык  торучы,  туган  авылында  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче    фермерлар һәм яшь эшкуарлар  бар.   Шундыйлардан  - Ютазы  районыннан   Ильясовлар  гаиләсе.   2015 елда  алар  «Гаилә терлекчелек  фермасын  булдыру  һәм үстерү» республика программасы  буенча  2 млн.  сум  грант оттылар, шуңа        20 мең йомырка сала  торган  тавык һәм     3 мең    бройле сатып  алалар һәм үз  эшләрен  ачалар.   Ильясовлар,  чебешләрне  үстереп, тере килеш  тә, шулай  ук  иткә  дә  саталар.  

«2019 ел сезонын 2018 елның   декабрендә үк  башладык. Башта   бер  тәүлеклек  беренче  партия 60  мең Германия чебешләрен  кайтардык, аннары  аларны  100 көн үстереп саттык. Шуннан  соң 12 мең  тәүлеклек  бройлер  чебешләре, 7 мең  күркә һәм  13 тмең  үрдәк  чебешләре  алдык, аларны  2шәр партия  кайтардык», - дип  сөйли  Рафис Ильясов.

«Без эшне анализлыйбыз,  аннары  кош-корт   ассортименты  турында  уйлашабыз.  Быел  халк  күбрәк  күркә  ала,  шуңа  күрә  киләсе  елда  күркәләрне күбрәк  сатып  аларга    уйлыйбыз.  Үзебезнең   инкубатор турынңда  да  хыялланабыз», - дип,  планнары  белән  бүлеште   Лениза Ильясова.

Һәр фермер өчен  үзенең  продукциясен  урнаштыру    мәсьәләсе  бик  мөһим,  әмма   Ильясовлар  бу  хәлдән чыгу  юлын  тапканнар.   Алар,  тәүлеклек  чебиләр алып,   аларны  билгеле  бер  вакытка кадәр  үстерәләр дә,  шулай  ук  күпләп  сатып  җибәрәләр.    Тере  кош-кортны    Кемероводан, Свердловскидан, Чиләбедән,  Ленинград өлкәсеннән һәм шулай  ук  Россиянең  башка  төбәкләреннән  килеп  алалар. 

Искәртеп  узабыз,   “2017 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында   крестьян-фермер хзуҗалыклары  базасында  гаилә  терлекчелек  фермаларын  үстерү”  республика  программасы    катнашучыларга  30  миллион сумга  кадәр    грант  отарга  мөмкинлек  бирә.    Бу  акчаларга  биналар төзергә,   булганнарын     реконструкцияләргә яисә    модернизацияләргә,  техника һәм җайланмалар, авыл  хуҗалыгы терлекләре  сатып  алырга   була.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International