Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика һәм Казан шәһәре халкын “Бакчачы көне – 2019” күргәзмә-ярминкәсенә чакыра. Чара 21 сентябрьдә “Казан” агросәнәгать паркы мәйданында 8.00 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр узачак. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алалар. Җиләк-җимеш, яшелчәләрне, җимеш агачлары үсентеләрен һәм башка продукцияне Казаннан, Чаллыдан, шулай уку Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай, Чистай районнарыннан алып киләчәкләр.
Татарстанда 900дән артык коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәте теркәлгән. 1 миллионнан артык граждан гомуми мәйданы 20 мең гектар булган 386 мең бакча кишәрлегеннән файдалана.
Министрлык үз җирендә уңыш үстереп алучыларның, үз балаларына һәм оныкларына җиргә хөрмәт сеңдерүчеләрнең барысына да олы ихтирам белән карый, шуңа күрә бакчачыларга ярдәм итү буенча зур игътибар бирә. Республика бюджетыннан 2017–2018 елларда бакчачылар проблемаларын хәл итүгә 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде, 52 скважина, 271 каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару мәйданчыгы, 15,2 километр суүткәргеч, 64,3 км керү юллары һәм 107 км электр линиясе ремонтланды. Бакчачылык һәм яшелчәчелек берләшмәләренең инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча эшләр дәвам итә.
Республикада эчке һәм тышкы инженерлык инфраструктура объектларын ремонтлау буенча коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәте (СНТ) чыгымнарын финанслашу прграммасы эшли. Аның асылы шунда, мәс., ремонт өчен СНТ тоткан 1 мең сумга дәүләт тагын 2 мең өсти.
2019 елда эчке объектларны ремонтлауны финанслашуга 83,6 млн сум бүленде.
Эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын (электрүткәргечләрне, су белән тәэмин итү системасларын һәм эчке юлларны) ремонтлауны финанслашу программасында катнашырга теләге булган бакчачылык ширкәтләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар, ә тышкы инфраструктура (керү юллары, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару мәйданчыклары, су белән тәэмин итү системалары) буенча үз районыңның Башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Искәртеп узабыз, быел Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2019 елның 11 июлендәге карары белән сентябрьнең беренче шимбәсе беренче мәртәбә рәсми рәвештә бакчачыларның бәйрәм көне – Бакчачы көне итеп билгеләнде, ул Татарстанда сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтеләчәк.