«Оста җитәкче»: Алексей Песошин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективын ведомствоның яңа башлыгы вазыйфаларын башкаручы белән таныштырды

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллективын    ведомство  башлыгы  вазыйфаларын  башкаручы  итеп  билгеләнеп куелган  Марат  Җәббаров  белән  таныштырды.  

Алексей Песошин  агросәнәгать комплексының Татарстан  өчен  аеруча  мөһим һәм социаль әһәмиятле  икътисад  тармакларының  берсе  булуын  искәртеп  узды.   Ведомствоның  яңа  җитәкчесе  төрле  вазыйфаларда  озын  һәм  нәтиҗәле  хезмәт  юлын  узган  кеше,  бу  аңа  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы алдына  куелган  бурычларны  уңышлы  башкарырга  ярдәм  итәчәк.    

«Марат  Азат  улы  барлык  вазыйфаларда  да  үзен  оста  җитәкче  итеп  күрсәтте.  Авыл  хуҗалыгы җитештерүен  үстерүгә, аның  нәтиҗәлелеген һәм  конкуренциягә  сәләтен  арттыруга    зур  игътибар  бирде.    Туплаган  тәҗрибәсе  аңа  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгында  яңа  вазыйфаны  башкарганда  ярдәм  итәр,  дип саныйм», — дип,  җыелучыларга  мөрәҗәгать  итте   Алексей Песошин.  

Ул  тагын,  ведомство алдында  агросәнәгать комплексы  өлкәсендәге  республика  һәм  федераль программаларда  катнашу  буенча,  шулай  ук  Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүен  алга  таба  үстерү  буенча  зур  бурычлар  тора,  дип  өстәде.  

Моңа  кадәр Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановның  Марат Җәббаровны   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  итеп  билгеләп  кую  турындагы  указга  кул  куюы  мәгълүм  булды.    Буа муниципаль   районына җитәкчелек  иткән Марат  Җәббаров яңа  урынга  Министрлыкны  җитәкләгән   Марат  Әхмәтов Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты  булып  сайланып  киткәннән  соң  билгеләнеп  куелды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International