Бүген Мамадыш районында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖ тәҗрибәсендә терлекчелектә кукурузның роле турында сөйләштеләр.
Марат Җәббаров үзенең чыгышында терлеклернең уңышлы кышлавы өчен шарт лыча 1 баш хайванга 30 центнерга кадәр азык әзерләргә кирәклеге турында әйтте, ә гомумән алганда - 1,7 млн тонна. Шуның бүгенгә 1,3 млн тоннасы, ягъни 77%ы әзерләнгән, азык өчен кукуруз җыю дәвам итә.
«Республика – сөт җитештерү буенча илдә лидерл һәм без елга 1,9 млн тонна җитештерү күләме белән барабыз, сыерларның продуктивлыгы 6000 кг дәрәҗәсендә. Алдынгы хуҗалыклар елга 10 мең килограммнан да арттырып җибәрәләр. Энергетик азыктан башка без мондый күрсәткечләргә ирешә алмыйбыз. Бүгенге чараның максаты – «Продпрограмма»ның ничек эшләгәнен күрсәтү – ул сөт буенча иң нәтиҗәле җитештерүчеләрнең берсе. Хуҗалыкта сыерларның продуктивлыгы елга 10,8 мең кг тәшкил итә яки тәүлеккә 30 кг диярлек», - диде Марат Җәббаров.
«Без үзебезгә һәр сыерга 1,5 тонна кукуруз әзерләргә дигән бурыч куябыз. Моның өчен 2020 елда республиканың һәр хуҗалыгы ким дигәндә 1 сыерга 0,3 га исәбеннән кукуруз кыры булдырырга һәм уңдырышлылык 50 ц һәм аннан күбрәк булырга тиеш», - дип, игътибар юнәлтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Белгечләр моның өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр, шулай ук практикада күрсәттеләр. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Лимагрен кукурузы гибридын орлыкка һәм силоска үстерү турында һәм кукурузны орлык технологиясе буенча үстерү үзенчәлекләре, яклау системалары, минераль тукландыру программалары һәм Россия төбәкләрендәге практик тәҗрибә турында сөйләделәр. Семинарның практик өлешендә шулай ук белгечләргә махсус ургычлар белән кукурузны корнажга һәм силоска җыюны күрсәттеләр.