Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне белән котлавы

2019 елның 13 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы  хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы ветераннары!

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән һәм шәхсән  үзем сезне һөнәри  бәйрәмегез Авыл  хуҗалыгы    һәм  эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәре  көне  белән чын  күңелдән котлыйм!

 Гадәттә без октябрьнең икенче  якшәмбесендә   авыл  җирендә, кырларда,    фермаларда   һәм эшкәртү   предприятиеләрендә армый-талмый  хезмәт  итүчеләрне     котлыйбыз.   Сезнең авыр һәм бик  тә  мөһим   хезмәтегез нәтиҗәсендә  Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүендә  тотрыклы  үсеш күзәтелә һәм сезнең  фидакарь  хезмәтегез  республика иминлегенең  һәм  муллыгының   нигезен  тәшкил  итә.  

Ирешелгәннәрдә  тукталып  калмыйча,  без  җитештерүнең  нәтиҗәлелеген  арттыру, яңа  инвестиция   проектларын гамәлгә ашыру, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренең матди-техник  базасын  модернизацияләү  һәм яңарту, җитештерелгән  продукцияне  сату мәсьәләләрен  хәл  итү,  Хезмәт  кешеләренең  эш  шартларын  яхшырту  буенча  үзебезгә  җитди  бурычлар  куябыз.   Республикабыз  халкының  тормыш  дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм  иминлеге  күпчелек  очракта  нәкъ  менә  агросәнәгать комплексы белгечләренең эш  нәтиҗәләренә  бәйле.  

Кадерле  кыр  һәм ферма  хезмәтчәннәре,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  хезмәткәрләре! Сезгә  һөнәри  осталыгыгыз,    туган  җирне яратуыгыз һәм көндәлек      фидакарь хезмәтегез өчен    олы рәхмәтемне белдерәм!  Сезгә һәм сезнең  якыннарыгызга нык  сәламәтлек,   иминлек,  муллык һәм алга  таба  да   хезмәтегездә  югары  нәтиҗәләргә  ирешүегезне  телим!   

 

Бәйрәм белән!                            

 ТР  Премьер  министры  урынбасары –

ТР  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры                

М.А.Җәббаров

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International