Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлавы

2019 елның 13 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле  хезмәттәшләр, кадерле  дуслар! 

Сезне һөнәри үзебезнең  бәйрәмебез – Авыл  хуҗалыгы    һәм  эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәре  көне  белән чын  күңелдән котлыйм!

 Авыл  хуҗалыгында  эшләүче  кешеләрнең  хезмәте безнең  илдә   һәрвакыт югары  бәяләнде һәм  игътибар үзәгендә  булды.   Ә бүген  исә тармак алдына куелган  киң  күләмле  бурычлар аның  әһәмиятен  тагын да  арттыра.     Шундый  бурычлар арасында – азык-төлек  иминлеген  тәэмин  итү, АПКның экспорт  куәтен  арттыру,    техник  һәм технологик   модернизацияләү, ә иң  мөһиме – авылда  тормыш  дәрәҗәсен  яхшырту.   Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәри  осталыгы  һәм  тырышлыгы  нәтиҗәсендә    бу  юлда  шактый  уңышлар  яуланды  да инде   – авыл  хуҗалыгы  тармагы  соңгы  елларда  даими  рәвештә  югары  нәтиҗәләр  бирә һәм  үз икътисадыбызда  локомотив булып  бара.     

Быел, һава шартларының  бик  уңай  булмавына  да  карамастан, Россия  игенчеләре тагын  бер  мәртәбә  үзләренең һөнәри  осталыкларын  һәм  фидакарьлекләрен  күрсәттеләр – быелгы  бөртеклеләр уңышы  хәзерге  тарихта  иң яхшылардан  булырга  мөмкин.    Без теплица   яшелчәләре,  җиләк-җимеш, көнбагыш, соя  һәм дөге  җитештерүдә  рекордлар  куябыз,  терлекчелектә  дә  югары  күрсәткечләр  көтелә.     Димәк, без азык-төлеккә  булган  үз  илебездәге  ихтыяҗны  гына канәгатьләндереп калмыйча,  экспортны  да  арттырып,  дөньякүләм аграр  базарга  чыгабыз.  

Россия хәзер  үк  инде  үз  продукциясен 150дән артык  илгә чыгара,    бодай экспортлау  буенча лидер булып  бара,  кайбер башка  юнәлешләрдә  дә  әйдәүчеләр  өчлегенә  керә – һәм без  ирешелгеннәрдә  тукталып калырга  җыенмыйбыз. Безнең  илебезнең     дөнья күләмендә  базарларга  төп азык-төлек чыгаручы булу   өчен  мөмкинлекләре  зур  - чимал чыгару  буенча  гына түгел,     ә  тирәнтен  эшкәртелгән  продукция, органик  һәм экологик  чиста  ашамлыклар  чыгару  буенча  да.    Бу  максатка  ирешү  - якындагы  елларга  АПК өлкәсендә  дәүләт  сәясәтенең  төп  векторларыннан  берсе.     

Бүген агросәнәгать комплексы   бөтен  Россиянең социаль-икътисадый  үсешенә   импульс бирә.   Сездән, АПК хезмәткәрләреннән, илебезнең  киләчәге  нык бәйле  булуын  без  яхшы  аңлыйбыз, шуңа  күрә  авылда  уңай  тормыш  шартлары  булдыру  дәүләт  өчен  иң  мөһим  бурыч  булып  тора.    Якын  киләчәктә  без  бу  юнәлештә  шактый  уңышларга  ирешүебезгә    ышанабыз  без һәм Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  авыл  халкына сыйфатлы  белем, медицина  хезмәтләре  алу,  уңайлы  тормыш  һәм  эш  өчен  барлык  заманча мөмкинлекләр  тудырырга  тырышачак.  

Сезгә һәм сезнең  якыннарыгызга  иминлек,  тынычлык,  сәламәтлек телим,  барлык  башкарасы  эшләрегездә уңышлар  юлдаш  булсын! 

Бәйрәм  белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International