Татарстан мелиораторлары Мәскәүдә “Алтын көз – 2019” төп аграр күргәзмәсендә биш медаль алдылар

2019 елның 12 октябре, шимбә

Татарстан мелиораторлары  эшенә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  югары  бәя  бирелде.  Алар  “Алтын  көз -2019 “ 21 нче  бөтенроссия  агросәнәгать күргәзмәсендә  төрле  дәрәҗәдәге  биш  медаль  алдылар.  

Агросәнәгать күргәзмәсе чаралары  кысаларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  Мелиорация  департаменты  тарафыннан  оештырылган  “Россия  Федерациясенең мелиорация  комплексын үстерү  стратегиясе” дигән түгәрәк  өстәл  эшендә    Татарстаннан «Татмелиорация»  траст  компаниясе” ААҖ    генераль  директоры   Рөстәм Сөнгатуллин һәм “Татарстан мелиорация-су хуҗалыгы” («Татмелиоводхоз») идарәсе” ФДБУ директоры   Марс Хисмәтуллин катнаштылар.

 “Мелиорацияне үстерүдә югары  күрсәткечләргә ирешкән өчен”  конкурсында  Россиядә  иң яхшы  федераль учреждениеләрнең  берсе  булып  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  карамагындагы   «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ танылды, ул  Татарстан  Республикасының  сугарулы  җирләрендә  нәтиҗәле  авыл  хуҗалыгы  җитештерүе өчен  тиешле  шартлар  тудырга  өчен  алтын   медальгә лаек булды.  

“Мелиорация   һәм сугару  техникасын  үзебезнең иң  яхшы    җитештерүче” конкурсы  нәтиҗәләре  буенча «Казанка» киң  колачлы  су  сиптерү  машинасын  җитештерүне  оештырган  өчен”     Казан  сугару  техникасы  заводы ҖЧҖ дә  алтын  медаль белән  бүләкләнде.  

Түгәрәк  өстәл  модераторлары    Казан  сугару  техникасы  заводы ҖЧҖенең  Россиядә    иң  заманча  җайланмалар белән   су  сиптерү  техникасын  чыгара  торган     завод булуын һәм Татарстанда эшләнеп   чыга  торган  су  сиптерү  машинасының  техник һәм  куллану  сыйфатлары  буенча  чит  ил  аналогларыннан  калышмавын,  шул  ук  вакытта  аның   чит  илнекеләрнекенә караганда    30-35 %кам арзанрак булуы билгеләп  үттеләр.   

“Җитештерүдә сугарулы  җирләрдән файдаланучы  иң яхшы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесе” номинациясендә  Әлмәт районыннан “Деревня” (“Авыл”) СПК көмеш медаль  белән  бүләкләнде.   Бу  хуҗалыкта   2017 елдан  башлап  “Яшелчә аланы”  уникаль  проекты  эшләп  килә,    анда, авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен  яшелчә,  җиләк-җимеш продукциясен   уртак  җитештерү,  эшкәртү,  саклау,  һәм сату  өчен  кооператив әгъзалары  буларак җәлеп  итеп, кырларны   тамчылап  сугару  өчен  тулы  инфраструктура  булдыру  каралаган.    Хуҗалыкта    Татмелиорация  тырышлыгы  белән  авыл  хуҗалыгы  культураларына  тамчылап  су сиптерү   өчен  заманча  сугару  системасы  проектлаштырылган һәм  төзелгән,  ул   һәр    культура   өчен  төрле  режимында тамчылы су  сиптерү  юлы  белән   авыл  хуҗалыгы  культураларына  вакытында  һәм сыйфатлы,  шулай  ук  ашламалы   су  сиптерергә  ярдәм  итә.   

Шул ук  номинациядә  Татарстанның Түбән Кама районыннан «Орсис Агро»  ҖЧҖ һәм Мамадыш  районыннан Мостафин Р.С. КФХсы сугарулы  авыл  хуҗалыгы  культураларын  җитештерүдә ирешкән  югары  нәтиҗәләр  өчен  бронза   медаль белән  бүләкләнделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International