Авыл хуҗалыгы ярминкәләре: һәр сатып алучыга игътибар һәм дустанә мөнәсәбәт

2019 елның 12 октябре, шимбә

Бүген Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.    Мәйданчыкларда  шулай  ук  авыл  кешеләренә дә,  шәһәр  кешеләренә ошый  торган    автолавкалар да  бар  иде. 

Ярминкәләрдә  сатулар  иртә таңнан  башланды, сәгать алты  тулганда  инде  ярминкә  мәйданнары  халык  белән  тулган  иде.    Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә   шәһәр халкы,  бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  аеруча   яратып  йөри һәм ул  зур  социаль әһәмияткә  ия.    Биредә  кулай  бәяләрдән  барлык  продукцияне  -  ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  сатып  алырга  мөмкин.    Ярминкәләрдә  шулай  ук  хәләл  продукция  дә  сатып  алырга  мөмкин иде.      

 Һәр мәйданчык  үзенчә  бер-берсеннән  аерылып  торды.    Батыршин  мәйданчыгында  сатып  алучылар  иртәнге  4тән  килә башлап, 6га  инде  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  алып  бетерә язган  булсалар,  «Салават купере» торак  комплексы  янындагы  мәйданчыкта  сигезенче яртыдан  гына  әле  актив  сәүдә  башланды.   Продукциягә ихтыяҗ  да  шулай  ук  төрлечә  иде,   бер  урында  ашлык  күбрәк  сатып  алсалар,  икенче урында сөт  продукциясе һәм яшелчәләр  алдылар,  башка  урында шикәр һәм он,    бәрәңге, ит һәм балык  яхшы  сатылды.   Мәс., Җиңү проспектында Зеленодольск районында үстерелгән  шампиньон бик  яхшы  үтте. 

Бу атнада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы  Фән һәм мәгариф  министрлыгы белән  берлектә ярминкәгә  тагын  бер  яңалык  әзерләде.   Иртәнге сәгать 7.00дән   агропаркка килүчеләрне  Татарстанның  уку йортлары әзерләгән  ярминкә  көтә иде.   Татарстанның  барлык    43 районы көллиятләр һәм техникумнар белән, шулай  ук  кызыксынучы  башка  предприятиеләр һәм оешмалар) мәктәпләр, өстәмә  белем  бирү  учреждениеләре) белән  бергә  үз   экспозицияләрен  алып  килделәр.   Ярминкәгә  килүчеләр     яшь төзүче-архитекторларның,  балта  осталарының һәм  тимер  чокучыларның   үзләре  эшҗәгән әйберләрен,   укучыларның   үзләре  белем ала торган  территориядә  үстерелгән     һәм консервланган  яшелчә,  җиләк-җимеш продукциясен сатып   алдылар.     

 Ярминкәләрне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары    Николай Титов, шулай  ук  министр     урынбасарлары,  муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  йөреп  чыктылар.  Алар  китерелгән  продукциянең   ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.  Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәтләре  тикшерүе  узган  иде.  

Сатып  алучылар ярминкәләрнең  экологик  чиста  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сатып алу  мөмкинлеген  бирүен  билгеләп  үттеләр, алай гына да  түгел, концерт программасы һәм һәр сатып  алучыга  күрсәтелгән  игътибар һәм  дустанә  мөнәсәбәт  белән  чын  бәйрәм  ясадылар,  дип әйттеләр  алар.  

Сатып  алучыларның  күбесе  ярминкәләрдән сумкаларын  тутырып,  аларны   оештыручыларга  рәхмәт әйтеп  киттеләр.    Фермерлар да  үз продукциясен  сату  мөмкинлеге  чыгуга  сөенәләр.  «Кешеләр өчен  яхшылык  эшләп,  аларны сөендерү - бу  бик  мөһим», - дип  сөйлиләр  иртә  таңнан ук  ярминкә  мәйданчыкларында    фермерларны  каршы алып, палаткалар корып,   бәяләрне  элеп   һәм сатып  алучылар  килгәнче  башка барлык  мәсьәләләрне хәл итеп  йөрүче Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хезмәткәрләре.    

Ярминкәләр  оештыру  бик  мәшәкатьле эш.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  аларны  уздыруга зур  җаваплылык  белән  карыйлар һәм мондый  социаль  әһәмиятле  чараларны  оештыру  эше алга  таба  да  дәвам итәчәк.     

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International