ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда  бар  куәткә  көнбагыш, кукуруз, шикәр  чөгендере, бәрәңге, яшелчәләр  һәм  рапс җыялар.  Быел  шикәр  чөгендере  уңышы  белән  аерылып  тора,  кайбер  районнарда  гектардан     520 центнерга  кадәр  татлы  тамыр  алалар.  Бу  югары  табышлы  культураны  үстерүчеләр  арасында  Аксубай  районы  да  бар.  


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстанның   Кама Тамагы районында эш сәфәре белән булды.  Сәфәрнең максаты - районның агросәнәгать куәтен һәм аның үсеш мөмкинлекләрен өйрәнү.

Яңа  Чишмә  районында кырларда  урып-җыю  эшләре  тәмамлангач, җирләрне  туңга  сөрү  эшләренә  тотындылар.   Бу - киләчәк  елда  бөртеклеләрдән  югары   уңыш  алуның  иң мөһим  агротехник  чараларының  берсе.  

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә  узган     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  катнашты,  ул  Россия  Федерациясе субъектларында  туфракны  известьлауны  башкару  мәсьәләләренә  багышланган  иде.   


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  республиканың  агросәнәгать комплексын үстерүгә  үзләреннән зур  өлеш  керткән, шул  тармакта  фидакарь  хезмәт иткән  ветераннарны  Халыкара  өлкәннәр  көне  белән  котладылар.     Бу  игелекле     традиция  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  берничә  ел  рәттән  инде  дәвам  итә һәм  бүген дә Игенчеләр  саренда  авыл  хуҗалыгы  тармагының  150дән артык  ветераны  җыелды.    

 Кукмараның  «Восток» ҖЧҖ Россиядә  икенче  һәм республикада  беренче  булып моноазык  җитештерү  буенча  уникаль  проектны  тормышка ашыруга  кереште. Хуҗалыкта   оештырылган  “Моноазык” (“Монокорм”)  кооперативында  инновацион азык  цехы  эшли башлады,  анда  җирле  чималдан  һәм сатып  алынган  премикслар  белән  протеин  өстәмәләрдән      эре  мөгезле  терлекләр өчен  савымны  һәм  авырлыкны   ике мәртәбә  диярлек  арттырырга  ярдәм  итә  торган    «диетазык» җитештерелә. Бу  инициативаны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  да  5 млн. сум күләмендә  грант  биреп хуплады.       


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,    30 сентябрьгә   республикада  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар   (ашлык кукурузыннан  башка)    1 млн 420,9 мең га (99,8%) мәйданда  4 млн 250,3 мең тонна   җыелган.   Бөртеклеләрнең   бер  гектардан  уртача  уңышы   30 центнер  тәшкил  итә. Көзге  культуралар    496,7 мең  га (92 %)  чәчелгән. 

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  14 яшьтән 30  яшькә  кадәрге авыл  эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында  катнаша  алалар.     Конкурста  катнашу  өчен бүген  үк   molpred-116.ru сайтында  анкета  тутырырга һәм  info.mpr2019rt@mail.ru электрон  почтасына  җибәрергә  кирәк.    Гаризаларны  кабул  итүнең  соңгы  көне  – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче  бүләккә  СММ буенча  онлайн белем  алу  курсын  алачак.  
 


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Шимбә  көн шәһәр халкының  күпчелеге   өчен законлы  ял көне  һәм йокы  туйдыру  мөмкинлеге  булса,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге  һәм  белгечләре  өчен  ул  иң  җаваплы  һәм әһәмиятле  көннәрнең  берсе.    Һәр шимбәдә  социаль әһәмияткә  ия  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  уза.  Фермерлар  өчен бу  – җитештергән  продукцияне  сату  мөмкинлеге,  ә  шәһәр  халкына -  иң кирәкле  көндәлек  әйберләрне бер  урында  һәм  кулай  бәяләрдән  сатып  алу  мөмкинлеге. 

Соңгы  бер  атна  эчендә  республикада    1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды,   256 мең  тонна шикәр  чөгендере  чыгарылды.  Шул  чор  эчендә  Татарстанның  шикәр  заводларында   20,4 мең тонна  шикәзр  комы  җитештерелде.    Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International