9 декабрь – Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Бүген  Казан  Кремлендә Татарстан  Республикасында  коррупциягә  каршы  көрәш  эшен  җайга  салу  комиссиясенең киңәйтелгән утырышы  узды.  Чара Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  рәислегендә  барды.  Әлеге  эштә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты.  

Шуны  искәртеп  узабыз, 2003  елның    9 декабрендә  Россия  БМОның  Коррупциягә каршы    конвенциясен имзалады.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында    коррупциягә каршы  эш    «2015 – 2022 елларга  Татарстан  Республикасының  коррупциягә каршы  сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт прграммасына, Татарстан  Республикасында  коррупциягә  каршы  көрәш  эшен  җайга  салу  комиссиясе карарларына һәм коррупциягә  каршы ведомство программасына  нигезләнеп  алып  барыла.  

Коррупциягә каршы нәтиҗәле  эш алып  бару  өчен  Министрлык  тарафыннан   субсидияләргә заявкалар кабул  итү  буенча  бердәм  тәрәзә  принцибы гамәлгә кертелде,  шулай  ук     Татарстан  Республикасы АПКсына дәүләт  ярдәме буенча  эшчәнлек  киң  яктыртыла.  Коррупция    фактлары    буенча     үз    мөрәҗәгатьләрен     гражданнар     шулай  ук    (843) 221-76-21 телефоны  аша  да  хәбәр  итә  алалар. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырыла  торган квалификация  күтәрү  буенча  тармак курсларының  уку  планнарына  катгый  тәртиптә   коррупциягә  каршы  сәясәт  мәсьәләләре  кертелә.   Укытуга  Министрлыкның коррупциячел   һәм башка  хокук бозуларны  профилактикалау эше  өчен  җаваплы  вазыйфаи  затлары  җәлеп  ителә.  

Министрлык  хезмәткәрләре    (шул  исәптән коррупциячел   һәм башка  хокук бозуларны  профилактикалау эше  өчен  җаваплы хезмәткәрләре) шулай  ук  «К(П)ФУ» югары  белем бирү  буенча  федераль дәүләт аграр  мәгариф  учреждениесенең  (ФГАОУ ВО «К(П)ФУ») дәүләт һәм муниципаль   идарәсенең  Югары  мәктәбендә укытуга (коррупциягә каршы  тематика буенча) чакырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International