Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча Татарстанны алдынгылар рәтендә билгеләп үтте

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Россия  Авыл  хуҗалыгы министрлыгы тәүлеклек  сөт  сату  күләмнәре  буенча  Татарстанны  Россия  Федерациясе  төбәкләре  арасында алдынгылар рәтендә  билгеләп  үтте.  

 Бу  елның  2  декабренә  илдә  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  тарафыннан    44,1 мең  тонна сөт  сатылган. Бу  узган  елга  караганда   8,1%ка күбрәк.

Тәүлеккә  иң күп күләмдә  сөт  Татарстан  Республикасында, Краснодар краенда,    Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Мәскәү, Новосибирск, Түбән Новгород һәм  Вологла  өлкәләрендә,   Удмуртия һәм Башкортостан республикаларында, шулай  ук  Алтай  краенда  сатылган.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,   2019 елның  11 декабренә  республикада  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре һәм    крестьян (фермер) ххуҗалыклары  тарафыннан    3 мең  267,9 тонна сөт  сатылган.  Бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда   209,6 тоннага, ягъни    7%ка күбрәк.    

Республикада  бер  сыердан  тәүлеклек  савым  узган  елга  карганда   0,9 кг-га арткан һәм ул   14,7 кг тәшкил  итә.

Элегрәк  хәбәр ителгәнчә,  Татарстанда бу  елның  гыйнвар – ноябрь  айларында  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  тулаем  савым     1 млн 239,4 мең   тонна  тәшкил итте,  бу күрсәткеч   2018 елның  шушы  чорына карата    4%ка күбрәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International