Республиканың иң яхшы инженерлары арасында – аграр тармак белгечләре

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бу  атнада  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  «Ел  инженеры – 2019» республика конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләде.   Республиканың  иң яхшы    инженерлары  арасында  – аграр  тармак  белгечләре.   

 «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» номинациясендә  иң яхшы    инженер булып  Питрәч  районында  “Ак Барс” кошчылык  комплексы” ҖЧҖенең механигы    Ринат Гизетдинов танылды,  ә  «Яшьлек, уңыш, перспектива» номинациясендә  Казан  дәүләт  аграр  университетының “Техника өлкәсе иминлеге” («Техносферная безопасность»)  кафедрасы  доценты  Фәнис Яруллин иң яхшы дип танылды.

Искәртеп узабыз,   конкурс   инженер һәм эшче  һөнәрләрен  популярлаштыру, шулай  ук  төбәкнең  төп  предприятиеләрен квалификацияле сәнәгати-җитештерү һәм инженер-техник  персонал белән  тәэмин  итүгә булышу  максатында оештырыла.       

Конкурс 12  тармак номинациясе  буенча  өч категориядә уздырылды.  Конкурста  катнашу  өчен    258 заявка бирелгән иде.  21 предприятиедән 33    инженер җиңүчеләр  булып  танылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International