Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Алабуга районындагы Идарә белгече "Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре" конкурсында җиңүче дип танылды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының Алабуга  районында  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге   консультанты   Маргарита Сотникова "Иң яхшы  Татарстан  Республикасы дәүләт   граждан хезмәткәре" конкурсында  җиңүче дип танылды. 

Узган  атнада  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  республика конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләү  тантанасы  узды.  Конкурсның  12  җиңүчесе    дипломнар һәм 50  мең сум  күләмендә  акчалата  призлар  алдылар.  

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  билгеләп  үткәнчә,  һәр  дәүләт хезмәткәре   республика үсешенә үз өлешен  кертә.     Аның  фикеренчә, республикада  уздырыла  торган  чаралар,  шул  исәптән  дәүләт хезмәткәрләре арасында  иң  яхшыларын  билгеләү  буенча  конкурс та  хезмәткәрләрне берләштерүгә, аларның  хезмәт  нәтиҗәлелеген  арттыруга   уңай  йогынты  ясый.  

2019 елда  республика конкурсында  катнашуга  республиканың  28  дәүләт органыннан  50  хезмәткәр  теләк  белдерде.   Конкурста  катнашучыларның  уртача  яше   – 34 яшь,  иң яшенә  – 24 яшь,  ә иң  тәҗрибәлесенә   – 60 яшь.

Шуны  искәртеп узабыз,  мондый  республика конкурсы  алтынчы  мәртәбә  уздырылды.   Конкурста  ел  саен  50дән артык  дәүләт хезмәткәре катнаша.    Конкурс уздыру  чорында  республиканың  58 хезмәткәре  иң яхшы  Татарстан  Республикасы дәүләт хезмәткәре  исеменә  лаек булды.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International