Быел Әлки районында кыр эшләре гадәттәгедән 10 көнгә алданрак башланды. Кырларга ашламалар самолетлар һәм «Туман» һәм «Амазон» агрегатлары ярдәмендә сиптерелә.
Дөньяда барлыкка килгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, Татарстан аграрчылары яңа форматта эшли башладылар. Кафе һәм рестораннар кебек алар да продуктларны өйгә китереп бирүгә күчәләр. Шундый эш режимына беренчеләрдән булып «Түбән Кама» кулланучылар кооперативы күчте.
«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, узган ял көннәрендә республиканың барлык районнары язгы кыр эшләренә чыктылар, болар – көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре. Ә Биектау, Чүпрәле һәм Зеленодольск районнары күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тырмалауга (Зеленодольск районы) да керештеләр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында сөйләде.
Без һәр атнада авылда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшләрен ачкан, гаилә фермаларын төзегән һәм яраткан эшләре шөгыльләнүче кешеләр һәм яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе – Арча районыннан Әхмәтхановлар гаиләсе.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый, дигән карар кабул ителде.
Кышның аномаль җылы булуы һәм язның иртә килүе аркасында игенчеләрнең планнарына үзгәреш кертелде һәм бу авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде. 41 районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртекле көзге культураларны тукландыру эшләрен башкаралар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген көндә язгы кыр эшләренә түбәндәге районнар кереште: Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Саба, Спас, Теләче һәм Чирмешән районнары.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кама Тамагы районына эш сәфәре белән килде һәм агрофирмаларда машина-трактор паркларының әзерлеге белән танышты. Аның белән бергә район башлыгы Наил Вазыйхов йөрде.
“Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” илкүләм проекты кысаларында Татарстанның эш башлаучы фермерлары үз эшләрен ачу өчене Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агростартап» программасы буенча 6 млн. сумга кадәр грант алырга мөмкин. Заявкалар 31 мартка кадәр кабул ителә.