Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөтендөнья бал кортлары көне уңаеннан Татарстанда аларның һәлак булуын булдырмау буенча нинди чаралар күрелүе турында сөйләде

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Бүген, 20 майда, 2017 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куелган Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Эш киңәшмәсе барышында Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов умартачыларны бәйрәм белән котлады. 

Киңәшмә Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 2020 елда умарталарның һәлак булуын булдырмауга багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры Марат Миңнебаев һәм Татарстан умартачылары катнашты.

2020 елда умарталарның һәлак булуын булдырмау эше кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Умартачылар реестры төзелде һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәге белән берлектә «Бал кортларының пестицидлар белән агулануын профилактикалау буенча инструкция» эшләнде һәм республиканың һәр муниципаль районына җиткерелде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылды, ул республика умартачылары һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә бал кортларын саклап калу һәм пестицидларны агротехник кулланганда профессиональ мәнфәгатьләрне яклау өчен билгеләнгән.   

Оператив хәбәрләшү өчен һәр районда фермерларның һәм умартачыларның үзара хезмәттәшлеге буенча WhatsApp мессенджерында махсус төркемнәр эшли башлады, шулай ук составына районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор), Россия Авыл хуҗалыгы үзәге, Дәүләт ветеринария инспекциясе, авыл җирлеге вәкилләре, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре һәм районнар умартачылары керә торган эш төркемнәре төзелде.

Төркемдә фермер эшкәртү буенча планлаштырылган эшләрнең урынын һәм вакытын күрсәтә, бу, ким дигәндә, 3 көн алдан эшләнергә тиеш. Ә умартачылар автомат рәвештә хәбәр алалар. Бу аларга пестицидлар белән агулану куркынычын киметү өчен вакытында чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, умарта ояларын имин урынга күчерү.

Моннан тыш, Татарстанда умарталыкларны паспортлаштыру дәвам итә. Татарстанда бүгенге көндә 245 429 умарта оясы һәм 9 106 умарталык исәпләнә. Шуларның 3 964е, ә бу 44% диярлек, паспорт алды инде. Бердәм үрнәктәге паспортта уникаль номер, умарталык хуҗасы, аның урнашу урыны, умарта ояларының саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары күрелүе  турында мәгълүмат була. 

Паспортлаштыру ихтыярый тәриптә башкарыла. Кайбер районнарында, мәсәлән, Тукай, Зәй, Нурлат, Алабуга һ.б. районнарда паспортлаштыру 100% ка җитте. Башка районнарда моның белән кызыксыну бик түбән әле.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы паспортлаштыруның бердәм реестрны булдыру һәм бал кортларының һәлак булуын булдырмау максатында башкарылуын билгеләп үтә һәм паспортлар алу өчен гаризалар белән умартачыларга үз районнарында Дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International