18 майда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кукмара районында булды. Район башлыгы Сергей Димитриев белән бергә министр кырларның торышын өйрәнде, чәчүнең барышын бәяләде, кайбер хуҗалыкларда һәм терлекчелек комплексларында булды, шулай ук азык цехының һәм «Монокорм» кооперативының эшчәнлеге белән танышты.
Бөтен республика буенча кебек үк, Кукмарада да чәчүне бу атнада төгәлләргә әзерләнәләр. Уңдырышлылыкны гектардан 5-10 центнерга арттыру планлаштырыла. Безгә язгы кыр эшләренә 53 мең га җир чәчәргә кирәк иде, шуның 60%тан артыгы – азык культуралары. Без азык культураларын елдан-ел арттырабыз", - дип аңлатты Кукмара районы башлыгы.
Районда сөткә аерым игътибар бирелә. 7 ел эчендә савымны 2 тапкырга арттыру планлаштырыла. Шул максаттан терлек азыгы үзәкләре гамәлгә кертелә.
“Бина безгә 7 млн. сумга төште. Израильнең кул идарәсе миксерын 12 млн сумга сатып алды”, - дип сөйләде “Монокорм” АХҖК директоры Алексей Леонтьев.
Бу инвестицияләр бер ел эчендә үзен аклаячак, дип ышандыралар азык үзәгендә. Шулай ук бирегә стационар миксерлар да кайтарылды. Технологияләр чыгымнарны киметә һәм савымны арттыра. Яңа төр азыкка ихтыяҗ зур һәм иң мөһиме - файдалы.
Нәкъ шундый ук җайланма 2 ел инде Вахитов ис. хуҗалыкта эшли. Кукмара районы сөт җитештерү буенча алдынгы урында. Хәзер биредә 4 мега-ферма эшли, тагын 2се төзелә. 5 елдан соң районда тәүлеклек савымны 500 тоннага кадәр җиткерү планлаштырыла.
"Стационар миксерлардан файдалану һәм мөгезле эре терлекләр өчен монокормны җиренә җиткереп әзерләү аркасында сөтнең үзкыйммәтен киметеп, югары савым алу мөмкинлеге бар", - дип сөйли предприятие директоры.
Терлек азыгы әзерләү буенча Кукмара тәҗрибәсен хәзер "Красный Восток"та өйрәнәләр, ә Саба районында тиздән технологияне эшләтә башлыйлар.
Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук фермаларны төзекләндерү программасы буенча ремонтланган «Кукмара сөте», «Адай икмәге» һәм «Әмирхан» биналарын карады. Предприятиеләр Фәнис Хәмәтдинов җитәкчелегендәге "Әмирхан" кооперативына керә. Министр кооператив эшен уңай бәяләде.
Эш сәфәре ахырында Марат Җәббаров район кырларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
"Быел районда игенчелек тармагының мөмкинлекләре зур. Көзге культуралар, күпьеллык үләннәр әйбәт үсеп чыкты. Хәзер барлык технологияләрне тиешенчә үтәп, мул уңыш алырга тырышырга кирәк. Ә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәм итәргә әзер. Кукмара-республиканың башка районнары өчен үрнәк. Сездә бердәм команда бар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та сезнең хезмәтегезне югары бәяли. Сезгә алга таба да уңышлар телим", - диде ул.
Белешмә өчен:
Баланслы азык куллану терлекчелек комплексларында да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да үзкыйммәте түбән булган югары савым алуга ирешергә ярдәм итә. Моннан тыш, терлек азыгы әзерләү эше дә җиңеләя. «Монокорм»ны куллану буенча 89393351587 телефоны аша консультация адырга һәм шул ук телефон буенча продуктка заказ да бирергә мөмкин.