Республикада чәчү кампаниясе төгәлләнү алдында. Барлык чәчү мәйданының (1,8 млн. га) 1637,3 мең гектары, ягъни фараздан 92%ы чәчелде.
Шуннан сабан культуралары һәм бөртеклелеәр: - 1008,5 мең га.
сабан бодае - 379,6 мең га
орлык кукурузы - 42,2 мең га
бәрәңге - 1,6 мең га
рапс - 96,8 мең га
шикәр чөгендере - 49,1 мең га
көнбагыш - 113,2 мең га
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча чәчү Сарман, Мамадыш, Нурлат, Тәтеш, Зәй һәм Әтнә районнарында төгәлләнгән.
Чәчүне төгәлләү алдында: Лениногорск, Тукай, Чирмешән, Чүпрәле, Буа, Минзәлә, Ютазы, Апас һәм Яңа Чишмә районнары.
11 районның 9ында шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, республикада 20 майдан 22 майга кадәр комиссия азык әзерләү техникасын, азыксаклагычларны 2020 елга азык әзерләүгә әзерлеген һәм стационар эретмә узелларының булуын тикшереп, кабул итәчәк.